Татарстанда барлыгы 60 меңнән артык эшмәкәр яңа салым режимына күчте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). Татарстанда үзмәшгульләр сыйфатында республиканың 60 меңнән артык кешесе теркәлгән, шул исәптән 16 меңгә якыны – Казанда. Бүгенге көндә үзмәшгульләрдән килгән салым керемнәре 88,6 млн сум чамасы тәшкил иткән. Шул ук вакытта теркәлгән кешеләрнең гомуми саныннан 80%-ы элек рәсми рәвештә эшләмәгән һәм салым түләмәгән.
ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 54554 татарстанлы һәм башка төбәкләрдә теркәлгән 6 меңгә якын чит шәһәр кешесе үзмәшгуль булган. Үзмәшгульләр саны буенча лидерлар бишлеге түбәндәгедән гыйбарәт: Казанга якынча 16 мең кеше туры килә, Яр Чаллыга – 8 мең, Түбән Кама районына – 2,9 мең, Әлмәт районына – 2,7 мең, Яшел Үзән районына – 2,1 мең.
Тулаем алганда, Россиядә 314 меңнән артык үзмәшгуль эшмәкәр теркәлгән. Татарстан агымдагы елның гыйнварында яңа салым режимы кертелгән дүрт пилот төбәкнең берсе булды. 2019 елда Татарстан үзмәшгульләре берничә преференция һәм ташламалар алды, аерым алганда, bp.zakaz.rf биржа мәйданчыгына һәм дәүләт заказларына керү мөмкинлеге, ярминкәләрдә бушлай катнашу мөмкинлеге.