В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шина җыю пунктларын шәһәрнең барлык районнарында табарга була
Марат Мөгыйнов фотосы
6–20 апрельдә Казан халкы тузган автомобиль шиналарын тапшыра ала. Алар соңрак эшкәртү нокталарына җибәреләчәк. Шиналарны җыю өчен шәһәрнең барлык районнарына махсус кызгылт сары контейнерлар куела.
Файдалануга яраксыз шиналарны түбәндәге адреслар буенча кабул итәләр:«ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте, казанлылар бары тик җиңел автомобиль шиналарын гына тапшыра ала һәм әлеге акция башкала халкына гына кагыла, дип хәбәр итә. Һәр пунктта күзәтү камералары һәм карап торучылар була.
Алдарак Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында «Тәгәри тәгәрмәч, файдага тәгәри» экология акциясе башлануы турында хәбәр ителгән иде. Чара кысаларында район халкы автомобиль шиналарын махсус җыю пунктларына бушлай тапшыра ала. Җыелган чималны эшкәртеп, аннан юлларга җәелә торган өслек ясалачак. Әлеге чималны Аккош күле янындагы паркны төзекләндерү эшендә кулланырга ниятлиләр – ул җәяүлеләр юлына җәеләчәк.