Фото Россия сумо федерациясе тарафыннан тәкъдим ителде
Татарстан башкаласы 25 марттан 30 мартка кадәр 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Россия беренчелеген кабул итәчәк. Турнир илнең 33 төбәгеннән 1000 гә якын спортчыны берләштерәчәк. Ярышлар «Ак барс» Көрәш сараенда узачак.
Төп программа 27 мартта – җомга көнне старт ала. Беренчелектә 15 яшькә кадәрге сумочылар көрәшәчәк. Шулай ук бу көнне спорт чарасын ачу тантанасы да булачак. Башлана 14:45 тә.
Шимбә көнне, 28 мартта, турнирда 17 яшькә кадәрге спортчылар катнашачак. Икенче көнне, 29 мартта, 19 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң көчле сумочыларны билгеләячәкләр, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгында.
Барлык төркемнәрдә дә авырлык категорияләре дә, абсолют категорияләр дә каралган. Алтын өчен көрәш финалчыларының берсенең ике җиңүенә кадәр форматта узачак.