В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күнекмәләр һәр шимбә саен 8:30 сәгатькә билгеләнгән
Денис Гордийко фотосы
Йөгерү клубында оештырылачак күнекмәләр Мәскәү базары киңлегендә уздырылыр дип көтелә. Дәресләр Казан марафоныннан соң да дәвам итәчәк.
Очрашулар һәр шимбә саен 8:30 сәгатькә билгеләнгән. Беренче дәрес бу атнада – 28 мартта үткәрелә, дәрес озынлыгы – 1,5 сәгать, дип хәбәр итә Мәскәү базары матбугат хезмәте.
Йөгерү клубында, күнекмәләргә алдан язылган очракта, бушлай шөгыльләнергә була. Яңалыклар һәм спорт бергәлегенең расписаниесе базарның телеграм-каналында тәкъдим ителә.
Исегезгә төшерәбез, Казан марафоны 1 майдан 3 майга кадәр уздырыла – ярышларга 40 мең спортчы кушылыр дип көтелә.