В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунаклар клубларда гамәлгә ашырыла торган программалар, педагоглар белән танышкан һәм төрле остаханәләрдә катнашкан
Марат Мөгыйнов фотосы
Бу көнне яшүсмерләр өчен эшләүче клублар килүчеләргә үз программаларын һәм эш юнәлешләрен тәкъдим иткән. Кунаклар педагоглар белән танышкан, биналарны караган, сынау дәресләрендә һәм остаханәләрдә катнаша алган.
Декоратив-гамәли иҗат буенча остаханәләр, шулай ук биюләр һәм көрәш буенча сынау дәресләре чараларның иң популяр форматлары буларак танылды, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Исегезгә төшерәбез, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе берләшмәсе Казанның җиде районында 70 клубны үз эченә ала, аларда төрле юнәлешләр буенча 560 тан артык түгәрәк һәм секция эшли. Әлеге клубларда, сәламәтлеге чикле һәм инвалид балаларны да кертеп, даими рәвештә 20 меңнән артык бала, яшүсмер һәм яшь кеше шөгыльләнә. Клублар көн саен эшли, дәресләргә, нинди ел сезоны булуына карамастан, елның теләсә кайсы вакытында язылып була.