Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Баш бит

Контракт буенча хәрби хезмәт

Контракт буенча хезмәт – ул тотрыклы хезмәт хакы, социаль пакет, төрле ташламалар, акчалата компенсацияләр һәм наградалар.

Хәрби хезмәткәрләргә акча хәрби дәрәҗәсе һәм вазифасына ярашлы билгеләнә. Мәсәлән, махсус хәрби операция зонасында рядовойның минималь акчалата тәэмин ителеше 210 мең сум тәшкил итә, отделение командирының – 232 мең сум, взвод командиры урынбасарының – аена 242 мең сум. Өстәмә түләүләр дә булырга мөмкин.

2022 елның 21 сентябреннән дә иртәрәк булмаган һәм бер елдан да ким булмаган вакытка махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән гражданинга бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

Акчалата тәэмин итүдән тыш, контракт буенча хәрби хезмәткәрләргә социаль ташламалар һәм гарантияләр бирелә:
  • Россия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша (3 ел хезмәт иткәннән соң) торак сатып алу мөмкинлеге;
  • хезмәт белән бәйле торак яки торак арендасы өчен компенсация;
  • хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалау һәм реабилитацияләү;
  • федераль бюджет хисабына тормыш һәм сәламәтлек иминияте;
  • 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы;
  • 6 айга 1 тапкырдан да сирәгрәк булмаган ике атналык түләүле отпуск.
Катнашучылар өчен өстәмә социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган:
  • сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы һәм тиешле ташламалар, шул исәптән ай саен акчалата тәэмин ителешкә өстәмә түләү;
  • кредит түләүләрен кичектерү;
  • эш урыннарын броньлау;
  • югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары (югары уку йортлары тарафыннан ата-аналары махсус операциядә катнашкан абитуриентлар өчен бакалавриат һәм белгечлек программаларына махсус кабул итү квоталары билгеләнгән; квота һәр югары уку йортының бюджет урыннарының гомуми санының 10% ын тәшкил итәчәк. Яраланган һәм һәлак булганнарның балалары югары уку йортына имтиханнарсыз керә ала);
  • балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларында бушлай ял итүләре;
  • Россия Федерациясе субъектларының өстәмә түләүләре, ташламалары һәм гарантияләре.
Саннар һәм фактлар
  • 2 млн сумга
    кадәр бер мәртәбә бирелә торган түләү
  • 204 мең сум
    махсус хәрби операция зонасында рядовойның минималь акчалата тәэмин ителеше
«Батыр» үзәге
Контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәге Воровский урамындагы 25 нче йортта урнашкан. Ул документлар һәм медицина белешмәләре җыюда вакытны шактый экономияләргә мөмкинлек бирә. «Батыр» үзәге «бердәм тәрәзә» принцибы буенча кабул итә һәм 5 гади адым тәкъдим итә:
1. Үзәктә мөрәҗәгать итүчене администратор каршы ала, ул гомуми мәгълүмат бирә һәм булган тәҗрибәсенә карап төркемнәргә бүлә.

2. Рекрутер түләүләр, ташламалар һәм хезмәт шартлары турында сөйли, хәрби белгечлекне алдан билгели.

3. Менеджер шәхси эшне кирәкле документлардан формалаштырырга ярдәм итә: гаризадан һәм автобиографиядән алып кирәкле документларның күчермәләренә кадәр.

4. Кирәк булганда хәрби комиссариат вәкиле хәрби билетны торгызуда, гражданлык хәле актларын теркәү вәкиле туу турында таныклыкны торгызуда ярдәм итә, ә Эчке эшләр министрлыгы вәкиле тиешле запрослар ясый, мәгълүматны тикшерә һәм башкалар.

5. Мөрәҗәгать иткән кешене дежур машинада 16 нчы поликлиникага алып китәләр, анда ул «яшел коридор» буенча хирург, стоматолог, дерматовенеролог, психиатр, офтальмолог, терапевт, отоларинголог, невролог кебек табибларда тулы тикшерү циклы үтә. Лаборатория диагностикасы үткәрәләр (токсикология, гомуми кан анализы, кардиограмма, флюорография һ.б.), психо-, нарко- һәм туберкулез диспансерларыннан кирәкле белешмәләр бирәләр.

Медицина комиссиясен узу уртача 1,5 сәгать вакыт ала. Анализ нәтиҗәләрен көтәргә кирәкми – алар шунда ук «Батыр» үзәгенә килә. Шулай итеп, барлык документларны җыю тәүлектән дә азрак вакыт ала.

Өстәмә мәгълүматны +7(843)299-17-71 телефоны буенча һәм сайтта алырга мөмкин алырга.
Хәрби белгечлекләр исемлеге
Россия Оборона министрлыгы махсус хәрби операция зонасында таләп ителгән хәрби белгечлекләр исемлеген тәкъдим итә:
  • БПЛА операторы
  • Инженер-төзүче
  • Вычислитель (артиллерия системалары өчен)
  • Элемтә белгече
  • Белгеч-радиотехник
  • Техниканы ремонтлау буенча белгеч
  • Фельдшер
  • Санитар
  • Машина йөртүче
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү штабы
Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча шәһәрдә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү штабы булдырылды, ул повестка алган һәм чакырылган кешеләрнең якыннары белән хезмәттәшлек итәчәк. Льготалар волонтерлар һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр гаиләләренә кагыла. Сылтама буенча бирелгән ташламалар белән җентекләп танышырга һәм аларны ничек алырга һәм ничек гаиләләргә ярдәм итәргә икәнен белеп була.