В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2025 елда социаль ипотека программасы буенча 8,1 миллиард сум акча тотылган
Социаль ипотека программасы кысаларында бу елны Татарстан башкаласында гомуми мәйданы 100 мең квадрат метр булган 1948 фатирлы 8 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр: «Гаилә» микрорайонында дүрт йортны һәм «Салават күпере» торак районында шул кадәр үк йортны төзү эшләре тәмамланып килә. Казан шәһәре Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе төзелеш буенча техник күзәтчелек алып бара. Шулай ук «Салават күпере»ндә 718 фатирлы тагын өч йорт төзелә башлаячак һәм физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексын булдыру буенча дәүләт-шәхси партнерлык проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Узган елны әлеге торак районындагы 1 нче кварталда 559 фатирлы, гомуми мәйданы 29 320 квадрат метр булган өч социаль ипотека йорты файдалануга тапшырылган. 2025 елда социаль ипотека программасы буенча 8,1 миллиард сум акча тотылган.
Татарстан хөкүмәте карары нигезендә 2025 елда «Золотая середина» торак комплексында зыян күргән өлешчеләр өчен Аграр урамында компенсацияле торак комплексы төзелә башлады. Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе әлеге проектны гамәлгә ашыруга техник заказчы сыйфатында җәлеп ителгән. Эшләр агымдагы елда тәмамланыр дип көтелә. Объект 22 мең квадрат метр мәйданлы 342 фатирлы 2 торак корпустан тора, беренче катында җәмәгать урыннары һәм 295 машина кую урыны булган җир асты паркингы урнаштырылган.