Казанда 17 октябрьдә автомобиль покрышкаларын эшкәртүгә кабул итә башлаячаклар. Моның өчен шәһәрдә 11 савыт урнаштырачаклар. Акцияне «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» ИК үткәрәчәк.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
Академик Лаврентьев ур., 8
Фатыйх Әмирхан ур., 48 һәм 101 в
Адоратский ур., 76 б
Киров һәм Мәскәү районнары
Клара Цеткин ур., 8б
Васильченко ур., 6
Идел буе һәм Вахитов районнары
Магистраль ур. , 77 к 5
Авангард ур., 88а
Техника ур., 118
Совет районы
Себер тракты, 61
Родина ур., 49/3
Җыю пунктларында җиңел автомобильләрнең покрышкаларын гына калдырырга мөмкин, дип билгеләделәр «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» ИК матбугат хезмәтендә.
Узган кышкы сезонда Казан 340 тонна покрышка тапшырган. Икенчел чималны балалар мәйданчыкларын резинның вак кисәкләреннән каплау өчен эшкәртүгә тапшырдылар.
Шинлар каты көнкүреш калдыкларына керми, шуңа күрә аларны аерым файдаланырга кирәк.