Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2019, 16:34

Казанда гомумшәһәр өмәсендә чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыячаклар

Район администрацияләре өмәдә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә, аларга кирәкле инвентарь биреләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казанда 20-нче апрельдә узачак гомумшәһәр өмәсендә массакүләм җыештыру урыннарында чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю эше оештырылачак.

Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, һәр районда санитар чистарту буенча массакүләм эшләр башкарылачак участоклар билгеләнгән. Өмәдә шәһәр халкы, сәнәгать предприятиеләре, сәламәтлек саклау оешмалары, район администрацияләре хезмәткәрләре, төрле мәгариф учреждениеләре укучылары катнашачак. Халык күпләп җыела торган өмә барлыгы 80-нән артык урында оештырылачак.

Казан районнары администрацияләре, чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен, ике төрле капчык әзерләгән: эшкәртелә торган һәм эшкәртелми торган калдыклар өчен. Өмәдән соң төбәк операторы сортланган чүпне эшкәртүгә җибәрәчәк.

Шәһәр районнары администрацияләре өмәдә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә, аларга кирәкле инвентарь биреләчәк.

Гомумшәһәр өмәсендә 50 меңнән артык кеше, 2 мең предприятие һәм учреждение катнашыр дип планлаштырыла, 600 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.

Гомумшәһәр җыештыру өмәсе 1-нче апрельдән 31-нче майга кадәр үткәрелә торган территорияне санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы кысаларында үткәрелә. Эшләрнең төп өлеше торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү өлкәсендә эшләүче подрядчы оешмалар көче белән башкарыла. Төп игътибар урам-юл челтәрен, төзекләндерү элементларын чистартуга, шулай ук гомуми файдаланудагы юллар буенда яшел зоналарны җыештыруга юнәлтеләчәк.

Барлык яңалыклар