Акыл белән куллану фестивалендә казанлылар бии, үсемлекләр һәм әйберләр белән алмаша, шулай ук икенчел чималны эшкәртүгә тапшыра алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). 24-нче июльдә Казанда Кремль яр буенда акыл белән куллану фестивале «КультТорг» узачак. Чара программасында – бию һәм иҗат мастер-класслары, ярминкәләр һәм үсемлекләр белән алмашу. Теләүчеләр шулай ук икенчел чималны эшкәртүгә тапшыра алачак.
Фестиваль 14:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр, ярминкә 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Казанлылар маркетта шәхси затлардан һәм секонд-хендлардан әйберләр сатып ала, үсемлекләр һәм кием-салым белән алмаша, журналлардан коллажлар булдыру буенча апсайкл мастер-классларда (апсайклинг – иске, кирәкмәгән әйбернең яңа тормышы, аның иҗади яңа эшкәртелеше), балалар өчен экологик уеннарда катнаша һәм хәтта хнадан татуировка төшерә алачак. Чараның төп үзенчәлеге булып биюләр һәм дискотека буенча мастер-класслар булачак. Фестивальнең җентекле программасы социаль челтәрләрдә бастырылган.
Моннан тыш, фестивальдә икенчел чимал һәм кием җыю мобиль пункты эшләячәк. 14:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Экологик. Казан» хәрәкәт активистлары пластик карточкалар, теш щеткалары, кырынгыч станоклар, ручкалар, фломастерлар, пластик көпшәләр, «Тылсымлы капкачлар» акциясе буенча пластик капкачлар, кремнардан,теш пасталарыннан тюбиклар, таблеткалардан блистерлар, сатып алулардан җыелган чеклар, төрле халәттә кәрәзле телефоннар һәм планшетлар, шул исәптән искергән, компьютерлар, ноутбуклар һәм аларны комплектлаучылар, батарейкалар һәм аккумуляторлар (автомобильләрдән тыш) кабул ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар
Фестиваль вакытында казанлылардан шәхси саклану чараларын куллануны һәм коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне сорыйлар.