Акциядә катнашучыларны беренче тапкыр ике яшь төркеменә бүләчәкләр
Фото: «Чиста уеннар» проекты
Бер сәгать дәвамында командалар күл территориясендә чүп җыячак һәм моның өчен баллар алачак. Иң күп очко җыйган өч команданы бүләкләр көтә. Бу – глэмпингта яшәү яки яхтада йөрү. Җыелган калдыклар, алга таба эшкәртү өчен, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясенә тапшырылачак.
Экологик акция 13:00 сәгатьтә зарядкадан башлана, дип хәбәр итә «Чиста уеннар»ны оештыручылар. Чарага үзең белән күп тапкыр кулланыла торган савыт-саба (кружка һәм тәлинкә) алырга киңәш ителә, шулай ук алдан Clean games кушымтасын урнаштыру сорала.