Экологик акцияләрдә 2 мең кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Узган ял көннәрендә казанлылар 3632 кг икенчел чималны эшкәртүгә тапшырды. Мобиль пункт 25-нче һәм 26-нчы гыйнварда шәһәрнең сәүдә үзәкләре территориясендә эшләде. Ике көн эчендә экологик акциягә 2 мең кеше кушылды.
25-нче гыйнварда мобиль пунктка 400 казанлы килде, алар 1010 кг чималны эшкәртүгә тапшырдылар: 90 кг каты пластик, 150 кг йомшак пластик, 446 кг макулатура, 150 кг тетрапак, 75 кг металл, «Тылсымлы капкач» проекты өчен 17 кг капкачлар, 42 кг пластик уенчыклар, 40 кг компакт-диск һәм техника, 87,5 кг кием, йомшак уенчыклар, алар хәйрия максатларына киткән, 67 кг органик калдык, шулай ук ноутбук, монитор, принтер һәм детальләр «Комп ученый» проекты өчен җыелган.
26-нчы гыйнварда экологик акциядә 1600 кеше катнашты. Алар 2622 кг чималны эшкәртүгә тапшырдылар: 611,46 кг каты пластик, 421,54 кг йомшак пластик, 1077 кг макулатура, 212,2 кг тетрапак, 118,3 кг металл, 97,19 кг ПЭТ-шешәләрдән капкачлар, 46 кг пластик уенчыклар, 38,24 кг компакт-диск һәм техника, 625 кг кием, чүпрәк, дип хәбәр итә оештыручылар.