В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкка уңайлы булсын өчен 17 нокта ачык.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрлеләр кирәкле әйберләрне көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тапшыра ала. Җыю пунктлары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Барлык нокталар да «Игелекле Казан» логотибы белән билгеләнде.
Гуманитар ярдәм җыю пунктларында озак саклана торган азык-төлек товарлары, әйтик, консервлар (ит, балык, сөт, борчак, кукуруз һәм фасоль), пакетлы чәй, эри торган кофе, ультра-пастеризацияләнгән һәм коры сөт, макарон эшләнмәләре, ярмалар һ.б. кабул ителә. Казанлылар гигена чараларын – теш пастасы һәм щеткасы, шампунь, сабын, кырыну өчен пена, кер юу порошогы, бәдрәф кәгазе тапшыра алалар.
Шулай ук кирәкле әйберләр исемлегендә куртка һәм пуховик, аяк киеме, футболка, флис тильняшкалар, термобелье, трико, оекбашлар, перчаткалар, бияләйләр, шапкалар һ.б. бар.
Шәһәрлеләр шулай ук батарейкалар, энә һәм җепләр җыелмасы, фонарьлар, савыт-саба, канцтоварлар, туристик «пенка», рюкзаклар һәм термослар алып килә ала.
Исегезгә төшерәбез, Горький шоссесы, 53а адресы буенча урнашкан 800 кв. м мәйданлы склад йөк җыю һәм комплектлауның бердәм ноктасы булып тора. Биредә Лисичанскига һәм мобилизацияләнгән гражданнарга җибәрү өчен җирле предприятиеләрдән йөкләр урнаштырыла һәм формалаша. Эш көннәрендә пункт 9:00 дән 18:00 гә кадәр эшли, шимбә көнне – 9:00 дән 14:00 гә кадәр.
Хезмәткәрләре үзәкләштерелгән ярдәм җыя торган предприятиеләргә әйберләрне складка китерүдә булыша алалар. Тулырак мәгълүматны «Игелекле Казан»ның +7(843)558-74-18 кайнар линиясе телефоны аша белергә була.