В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел конференция яшьләрнең потенциалларын тормышка ашыру өчен стартаплар һәм киңлекләр темаларына багышланган
Денис Гордийко фотосы
4-6 декабрьдә Казанда тугызынчы «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе узачак. Бу юлы вакыйга «Адонис» креатив кластерында оештырыла. Быел төп темалар «Шәһәрләрне үзгәртә торган стартаплар» һәм «Яшьләрнең потенциалларын тормышка ашыру киңлекләре» булачак. Конференциядә катнашучылар һәм аның программасы турында эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр итте.
«Кызыклы темалар әзерләнде, «Диалоглар» үзләре төзүчеләр, девелоперлар, архитектура бергәлеге һәм архитекторлар, дизайнерлар, төзүчеләр әзерләүче югары уку йортлары белән хезмәттәшлектә мөһим эш коралына әверелде. Иң мөһиме, бу мәйданчык базарда катнашучыларның барысы да: шәһәр җитәкчелеге, проектларны раслаучылар, карарлар кабул итүчеләр, югары уку йортлары, абруйлы архитекторлар, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының яшь коллегалары очрашкан урында уза. Шунысы мөһим, бөтен илдән белгечләр килә. Әлеге коллаборациядә бер мәйданчыкта безнең Казанның архитектур киләчәге хәл ителә. Катнашучылар саны буенча, җанлы дискуссияләр булуына карап, без «Диалоглар»га карата зур кызыксыну булуын күрәбез», - дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Казан башлыгы Илсөяр Төхфәтуллинага, башкарылган эшне оештыручы һәм идея ягыннан илһамландыручы буларак, рәхмәт белдерде. Шулай ук Илсур Метшин Казанны үстерү институты командасына һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Андрей Лобовка рәхмәт белдерде.
«Әйдәгез, базарда катнашучылар белән чираттагы әңгәмәбезне үткәрик, килешик, безнең хәрәкәткә төзәтмәләр кертик, илебезнең архитектура дөньясында нинди яңалыклар барганын тыңлыйк һәм Казанның архитектур йөзенең киләчәге өчен игътибарга лаек булган тәҗрибәләр турында белик», - диде шәһәр мэры.
Илсөяр Төхвәтуллина сөйләвенчә, беренче көнне конференциядә үз командасы белән элеккеге «Адонис» фабрикасының яңа мәйданын проектлаган Ян Ярмощук чыгыш ясаячак. Моңа кадәр ул БДБ шәһәрләрендә иҗади кластерларның 52 концепциясен эшләүдә катнашкан, шулай ук креатив кластер булдыру буенча беренче практик юнәлешле китапның икенче авторы булган. Ярмощук «Адонис» киңлегендә булдырылган креатив индустрияләрне җәлеп итүнең яңа үзәге һәм мондый мәйданчыкларны проектлау үзенчәлеге турында сөйләячәк.
Казан креатив киңлекләр саны буенча кайбер миллион халкы булган шәһәрләргә оттыра, дип билгеләде Илсөяр Төхвәтуллина. Аның фикеренчә, мондый мәйданчыклар – иҗатны икътисадый активлыкка әверелдерүнең, стартаплар барлыкка килүнең мөһим коралы. Ян Ярмощук бу юнәлештә яңа тикшеренүләр һәм карарлар тәкъдим итәчәк.
Конференциянең төп темаларын пленар сессиягә чыгарачаклар. Анда катнашучылар шәһәрләрнең стартаплар барлыкка килүне ничек стимуллаштырулары һәм аларны үстерү өчен мохитне, шул исәптән инвестиция-венчур өлешен проектлаулары турында фикер алышачаклар.
Ян Ярмощук – CreativeSpace Hunter оешмасына нигез салучы.
Александр Пузанов – «Шәһәр икътисады институты» фондының генераль директоры.
Валерий Кравцун – Kravt hotels & homes компаниясенә нигез салучы, идарәче партнер һәм акционер. Стартапка нигез салучыдан алып федераль кунакханәләр челтәре хуҗасына кадәр юл үткән.
Андрей Жамкин – коммерцияле күчемсез милек һәм бизнес-девелопмент өлкәсендә 20 еллык тәҗрибәсе булган профессионал. Россиядә, Үзәк һәм Көнчыгыш Европада WeWork компаниясе бизнесын җитәкләгән – коворкинглар, сыгылмалы офислар һәм креатив эш киңлекләре өлкәсендә глобаль лидерларның берсе. Элегрәк, аренданың алдынгы модельләрен һәм операцион идарә стандартларын кертеп, YE’S апарт-отельләр челтәрен формалаштыру һәм масштаблаштыру белән шөгыльләнгән.
Азат Гайнетдинов – UD Tech һәм UDTX венчур студиясе директоры.
Дамир Галиев – Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры.
Марина Шпилько – архитектор-шәһәр төзүче, бизнес-консультант, «Девелопментта продуктолог» программасы буенча Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының әйдәп баручы укытучысы, Kruchina team оештыручысы, җәмәгать эшлеклесе.
«Илсур Рәисович, без сезне «Яшьләрнең үз юлларын табарга булышучы шәһәр» пленар сессиясен ачарга чакырабыз», - дип мөрәҗәгать итте Илсөяр Төхвәтуллина мэрга.
«Диалоглар» форумында катнашучылар инновацион инфраструктураны үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләрен караячак, университетларның, технопаркларның һәм шәһәр бергәлекләренең роле турында фикер алышачак, шулай ук яшьләрнең потенциалларын тормышка ашыруның нинди форматлары аеруча нәтиҗәле булуын ачыклаячак. Конференциядә хакимият, бизнес һәм креатив индустрияләрнең үзара хезмәттәшлеге механизмнарына аерым игътибар биреләчәк.
Павел Паномарев Уфада «Арт-КВАДРАТ» креатив киңлеген проектлау үзенчәлеге турында сөйләячәк. Конференциядә шулай ук Казанның Мәскәү базары командасы да чыгыш ясаячак, ул күпфункцияле җәмәгать киңлегенең яңа концепциясен тәкъдим итәчәк.
«Үсеш киңлеге буларак технопарклар» сессиясе кысаларында түбәндәге мәсьәләләр: заманча технопарклар ничек итеп стартапларны тиз ныгыту өчен мохит тудыра, нинди идарә итү алымнары аларга нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирә һәм алар технологияләр эшләүгә ничек ярдәм итә темалары каралачак.
«Идея» технопаркының генераль торы Россия инновацион системаларын һәм җайланмаларын эшләү һәм җитештерү өчен шартлар тудыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Дискуссиягә шулай ук «Авиатор» сәнәгать технопаркы генераль директоры Олег Степанов та кушылырга тиеш.
Технопарклар турындагы әңгәмә кысаларында Иннополис тәҗрибәсенә кагылачаклар. Илсөяр Төхвәтуллина сүзләренчә, шәһәр инновацион экосистема булып тора, ул инфраструктурадан алып студентлар проектларына ярдәм итүгә кадәр барлык дәрәҗәләрдә дә үскән. «Экосистемалар һәм шәһәр киңлекләре» уртак сессиясендә Иннополис университеты студентларының берсе Марк Петров студентлар стартапларын, шул исәптән халык һәм шәһәр администрациясе арасындагы хезмәттәшлекне автоматлаштыру өчен цифрлы консьерж-сервис – ясалма фәһем ассистентын эшләтеп җибәрү турында сөйләячәк.
Яңа буынның актуаль сораулары темасына аерым игътибар биреләчәк. «Шәһәр икътисады институты» фондының генераль директоры Александр Пузанов «Яшьләр өчен альтернатив торак киңлекләре» сессиясе кысаларында Казанда яшәүнең нинди яңа форматлары барлыкка килергә мөмкин булуы һәм киңлекләрнең нинди типлары чыннан да яшьләргә потенциалларын тизрәк тормышка ашырырга ярдәм итә алуы турында сөйләячәк.
Креатив индустрияләрне үстерү киңлекләре белән яшь белгечләр дә кызыксына. Быел җәй Казан Мэриясе чакыруы буенча Санкт - Петербург дәүләт университетының Югары менеджмент мәктәбе студентлары командасы Казанга килде һәм җирле яшьләрнең мәдәни һәм ял итүгә кагылышлы сорауларына комплекслы тикшерү уздырды. Алар шәһәрнең креатив индустрияләре өчен төп киртәләрне һәм үсеш нокталарын ачыкладылар. «Диалоглар» форумында тикшеренүчеләр үз нәтиҗәләрен һәм тәкъдимнәрен күрсәтәчәкләр.
Конференциянең икенче көнендә шәһәр өчен мөһим мәсьәлә – «Яшел сукмаклар» күтәреләчәк. Казан өчен бу рекреациянең яңа төре, ул халыкка уңай йогынты ясарга мөмкин, дип ассызыклады шәһәрнең баш архитекторы.
«Без Идел сукмагына нигез салучы һәм җәяүлеләр маршрутларын популярлаштыручы Тимур Цинчук белән 200 км озынлыктагы экологик маршрутлар челтәрен билгеләдек, аларның 75% ы шәһәрнең яшел зоналары аша узачак. Сентябрьдә без девелоперлар белән бергә беренче 50 км юлны үттек, аларның перспективалы төзелеш территорияләре сукмакка якын», - дип өстәде ул.
Юрий Шередега (Sheredega Consulting) Мурманскида экосукмак проектлау тәҗрибәсе белән уртаклашачак, Уфаның баш архитекторы Руслан Хәйруллин «Уфимское ожерелье» җәяүлеләр һәм велосипед зонасы турында сөйләячәк, ә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков районда гамәлгә ашырылган экосукмак проекты турында җиткерәчәк.
Сессиянең өченче көне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында узачак. Катнашучыларны югары уку йортының лабораторияләре белән таныштырачаклар.
«Диалоглар» – архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе, ул 2022 елдан ТР башкаласы мэры инициативасы белән үткәрелә. Өч ел эчендә вакыйга 5,5 меңнән артык катнашучыны берләштерде, алар арасында – 430 архитектор, шәһәр төзүчеләр һәм аларның төрле өлкәләре экспертлары. Конференцияне онлайн-трансляцияләүгә 7 меңнән артык тамашачы кушылды.