«Ватанны саклаучылар» фонды махсус хәрби операция геройларына багышланган һәйкәл үрнәкләре конкурсы игълан итте. Анда һөнәри архитекторлар гына түгел, МХО ветераннарын һәм аларның якыннарын да кертеп, барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Конкурс эше берничә фигурадан торган катлаулы эш булырга мөмкин, мәсәлән, сугышчы һәм аның гаилә әгъзалары. Шул ук вакытта, оештыручылар уйлавынча, монумент нигезендә һичшиксез фәрештә канатлары сурәте булырга тиеш. Алар явызлыктан һәм авыр сынаулардан саклануны символлаштыра, яклаучыларга ярдәм итүдә гаиләнең кайгырту һәм мәхәббәтенең әһәмиятен чагылдыра.
Конкурсантлар шәхси һәм төркемле проектлар тәкъдим итә алалар. Катнашу өчен катнашучының профилен тутырырга һәм электрон почта адресына
сылтама буенча эшләрне беркетергә кирәк. Үрнәкләрне 28 февральгә кадәр кабул итәләр.
Конкурс эшләрен PNG, JPG, JPEG яки PDF форматларының берсендә җибәрергә кирәк. Сурәтнең чишелеше — сканкопия өчен 200dpi һәм фотография өчен 2000х1000 пиксельдән дә ким түгел. Файлның зурлыгы 5 Мб тан артмаска тиеш.
Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә һәм һәйкәл эскизын җыентыкларда, альбомнарда һәм башка проектларда бастыруга ризалыкны
konkursfk@roskazna.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Документ
сылтама буенча урнаштырылган.
Проектка нәтиҗәләр март аенда ясалачак. Җиңүчене һәм дипломантларны монументаль һәм рәсем сәнгате өлкәсендә һөнәри берлекләр, шулай ук конкурсны оештыручылар арасыннан комиссия билгеләячәк.
Конкурсны «Ватанны саклаучылар» фонды һәм Мәскәү финанс-юридик университеты (МФЮА) Федераль казначылык, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт белән берлектә үткәрә.