Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Баш бит

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм

Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча шәһәрдә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб төзелде, ул туганнары повестка алган һәм мобилизацияләнгән кешеләр белән хезмәттәшлек итәчәк. Ташламалар үз теләкләре белән хәрби операциягә китүчеләр һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр гаиләләренә кагыла. Әлеге биттә гамәлдәге ташламалар белән җентекләп танышырга һәм аларны ничек алырга һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ничек булышырга икәнен белергә мөмкин.

21 нче сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин, Украинада махсус хәрби операция уздыру сәбәпле, илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча шәһәрдә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб төзелде, ул туганнары повестка алган һәм чакырылган кешеләр белән хезмәттәшлек итәчәк. Бу чаралар шулай ук ирекле хезмәткәрләр һәм махсус операциядә катнашкан башка хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә дә кагыла.

«Мобилизация буенча киткән казанлылар аларның гаиләләре ялгыз калмавына, безнең алар турында даими кайгыртуыбызга нык ышанган булулары мөһим»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен ташламалар исемлеге кабул ителде. Муниципаль мәктәпләрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары 10 нчы октябрьдән агымдагы уку елы ахырына кадәр бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Алар өчен җәмәгать транспортында йөрү, муниципаль, республика һәм дәүләт музейлары һәм театрларында, зоопаркта, кинотеатрларда, мәдәният сарайларында, дәүләт концерт залларында һәм филармониядәге чараларга бару бушлай булачак. махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары муниципаль бассейннарга, җиңел атлетика манежларына һәм тренажер залларына да бушлай йөри ала. 1 нче ноябрьдән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре абонент түләүләреннән һәм муниципаль балалар бакчаларында туклану өчен түләүдән азат ителәчәк. Ташламаларны раслау өчен район администрацияләрендә 8 нче октябрьдән «Батыр» карталары бирелә.

Әлеге биттә күрсәтелгән ташламалар белән җентекләп танышырга һәм аларны ничек алырга һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә ничек ярдәм итәргә икәнен белеп була. Шулай ук +7(843)558-74-18 телефоны буенча мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү белән бәйле сораулар бирергә була.

МХОда катнашучыларны Параолимпия хәрәкәтенә җәлеп итү максаты белән спорт чаралары һәм спорт объектларына йөрү каралган. «Кайнар линия» номеры буенча өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин: ‪+7(843)223-19-36‬.

Ташламаларны ничек алырга?

  • «Батыр» картасы
    • 8 нче октябрьдән Казанның район администрацияләрендә махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә балалар өчен ташламаларны раслау өчен «Батыр» пластик карталары бирә башладылар.

      Аны алу өчен ата-аналарга паспорт, баланың туу турындагы таныклыгы белән прописка урыны буенча район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда балага серия номеры булган пластик карта биреләчәк:

      Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе (Волгоград ур., 32), тел.: +7 (843)223-22-33

      Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе (Ипподром ур., 14), тел.: +7(843)223-21-11, +7(843)223-21-92

      Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе (Восстание ур., 82), тел.: +7 (843)223-29-99

      Совет районы администрациясе (Шуртыгин ур., 1), Тел.: +7 (843)223-20-00.

  • Мәктәпләрдә бушлай туклану
    • Ташлама алу өчен әти-әни, директор исеменә бала укый торган белем бирү учреждениесенә язмача гариза язып, хәрби комиссариаттан мобилизация турында белешмә белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.
  • Балалар бакчаларына бушлай бару һәм туклану
    • Ташлама алу өчен әти-әниләргә балалар бакчасы мөдире исеменә язма гариза язарга һәм хәрби комиссариаттан (булган очракта) мобилизацияләү турында белешмә бирергә кирәк. Ташлама 1 нче ноябрьдә башлана.
  • Транспортта бушлай йөрү
    • Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары транспорт картасы ярдәмендә җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана ала. Ташлама 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга да кагыла (7 яшькә кадәрге балалар өчен йөрү моңарчы да бушлай иде).

      Электрон юл йөрү билетын алу өчен, гомуми белем бирү учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза бирергә кирәк. Электрон юл йөрү билеты Кораллы Көчләргә мобилизацияләнгән, Россия Федерациясе гражданнары белән туганлыкны раслаучы документлар нигезендә, ата-аналар яки законлы вәкилләр гаризасы буенча бирелә. Транспорт карталары гомуми белем бирү учреждениеләре тарафыннан тапшырыла.

      Юлда бушлай йөрүгә ташлама шәһәрара автобус маршрутларына кагылмый.

  • Яшүсмерләр клубларында түгәрәкләр һәм секцияләр
    • «Яшүсмер» яшүсмерләр клублары берләшмәсе +7(800)707-95-47, +7(843)293-80-27 телефоннары буенча түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай яздыру эшен алып бара.

      А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге түгәрәкләрдә, студияләрдә төрле иҗади юнәлешләр буенча шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Яшьләр үзәгендә үткәрелә торган чаралар турында, катнашырга чакырып, хәбәрләр тарату эше оештырылды. Түгәрәкләргә язылу ресепшенда махсус билгеләнгән журналда һәм «ВКонтакте» челтәрендәге «Штаб Батыр» фикер алышу исеме белән төзелгән төркемдә башкарылачак.

  • Муниципаль лагерьларга бушлай юлламалар
    • Махсус хәрби операциядә катнашучы казанлыларның гаиләләре өчен муниципаль лагерьларга бушлай юлламалар биреләчәк, анда көзге каникул вакытында 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен сменалар оештырылачак. Теләүчеләр «Ял» үзәге сайтына кереп гариза тутыра ала. Бала, мәгълүматны тикшергәннән соң, лагерьга китәчәк.

      Ял шартлары турында тулырак мәгълүматны 25 нче Октябрь ур., 13/6 йорт адресы һәм +7(843)590-24-82, +7(843)297-36-02 телефоннары буенча белергә була.

  • Республика ташламалары

    • Татарстанда республикадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чараларын билгеләделәр.

      Татарстанда даими нигездә яшәүче яңа туган балалары булган гаиләләргә, җан башына уртача керем исәпкә алынмыйча, балалар кирәк-яракларының бүләк комплектлары бирелә.

      Пенсионерлар, шифаханә-курорт дәвалавына юлламалар белән тәэмин иткәндә, беренче чираттагы хокуктан файдалана алачак. Шулай ук республиканың өлкән яшьтәгеләре, I һәм II төркем инвалидлары өйдә түләүсез социаль хезмәтләр ала ала.

      Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга, шулай ук психик авырулары булган гражданнар өчен, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү өчен өстенлекле хокук бирелә.

      Инвалид балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул иткәндә, өстенлекле хокукка ия.

      ТР Дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларында урта звено белгечләрен әзерләү программалары буенча укучы студентлар – бушлай бер тапкыр кайнар аш, ә 1-11 нче сыйныф укучылары ике тапкыр кайнар ризык алуга исәп тота ала.

      7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, ялны оештыруга юлламалар белән тәэмин иткәндә, чиратсыз хокукка ия.

      Тиешле эш бирелмәгән очракта, гаилә әгъзасы эшкә урнаштыруга ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза биргән көннән башлап 3 көннән дә соңга калмыйча эшсез дип танылырга мөмкин.

      Эшсез дип танылган гаилә әгъзаларының бизнес-планнарын карау эксперт советы утырышларында өстенлекле тәртиптә алып барыла.

      Моннан тыш, эш бирүчеләргә махсус хәрби операциядә катнашучы хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр рәвешендә өстәмә социаль гарантияләр билгеләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын күздә тотарга киңәш ителә.

      Махсус хәрби операция катнашучыларына, үз теләкләре белән киткән хәрби хезмәткәрләргә һәм контракт буенча хезмәт итүче татарстанлыларга республика дәүләт казнасын тәшкил итүче мөлкәтне арендалау өчен түләүләр буенча кичектерү кертелә. Түләүләрне кичектереп тору мобилизация срогына һәм өстәмә 90 көн вакытка бирелә. Моннан тыш, хәрби хезмәткәр хастаханәдә яки башка стационарда дәваланса, вакытны озайтырга мөмкин. Кичектерүдән тыш, хәрби хезмәткәрләргә аренданы штраф санкцияләрсез өзәргә мөмкинлек бирелде.

«Батыр» картасы буенча ташламалар бирүче учреждениеләр
  • Мәдәният учреждениеләре

    • Бүген көндә 45 мәдәният учреждениесендә махсус хәрби операциядә катнашучы казанлыларның балаларына ташламалар каралган.

      Утырту каралган концертлар, кино күрсәтү, спектакльләр, лекцияләр һәм башка чараларга билетлар алу өчен алдан ук мөрәҗәгать итәргә кирәк. Планлаштырылган вакыйгага кадәр, ким дигәндә, 5 календарь көн кала, учреждение кассасына «Батыр» картасы белән килергә һәм билетны алырга кирәк. Билетлар буенча консультацияне, шулай ук чараның яшь цензы буенча мәгълүматны конкрет концерт залының, циркның, мәдәни үзәкнең яки театрның телефон номеры буенча алырга мөмкин. Алдан бронь ясамыйча, утырту каралмаган учреждениеләргә, әйтик, Казан зооботаника бакчасына һәм музейларга барырга була. «Батыр» картасы белән сатып алынган билетлар буенча чараларга керү баланың туу турындагы таныклыгы яки паспорты, «Батыр» картасы һәм өлкән озата баручының шәхесен раслаучы документ (паспорт) бирелгәндә генә башкарыла.

      «Батыр» картасы буенча сатып алынган билетлар сатылырга һәм өченче затларга тапшырылырга тиеш түгел.

  •     Спорт объектлары

    • 13 учреждениедә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары түләүсез нигездә тренировкаларга йөри алалар. Ташлама муниципаль спорт объектларында тренерсыз шөгыльләнүгә кагыла.

      Шулай ук билгеле бер спорт төре белән шөгыльләнү өчен каршылыклар булмау турында медицина белешмәсе булырга тиеш. 12 яшькә кадәрге балаларның бассейнга йөрү өчен паразитологик тикшерү нәтиҗәләре турында белешмәләре булырга тиеш.

  • Күңел ачу үзәкләре
    • 1. Махсус хәрби операциядә катнашучы казанлыларның балалары Петербург ур., 9 адресы буенча ургашкан сәүдә үзәгендә Tiki Viki гаилә күңел ачу паркына бушлай йөри алалар. Анда балалар ял көннәрендә вакыт ягыннан чикләүләрсез уйный алачак. Күңел ачу паркы 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшли.

      Паркка эләгү өчен килер алдыннан бер көн кала, администраторга шалтыратып язылырга һәм визит вакытында «Батыр» картасын күрсәтергә кирәк. Түбәндәге телефоннар буенча язылырга була: +7(843)202-20-55, +7(843)212-04-64. 

      Көн саен парк мобилизацияләнгән казанлыларның 30 баласын кабул итәчәк. Шул ук вакытта озатучылар саны чикләнмәгән. Алар шулай ук паркка бушлай керә алачаклар. 

      2. МХОда катнашучы казанлыларның балалары «Батыр» картасы буенча Кызыклы фән һәм техника йортына бушлай керә ала.

      Экскурсияләр көн саен 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Г.Тукай урамындагы 91 йорт адресы буенча үткәрелә. Экскурсияләргә кушылу өчен +7(966)250-00-30 телефоны аша язылырга кирәк.

      3. «Ак Барс Арена» стадионындагы «Союзмультфильм» киностудиясенең гаилә паркы «Батыр» картасын күрсәткәндә 20% ташлама бирә.

      Ташлама балага, ата-анага, балага һәм ата-анага, балага һәм аны озата баручы олы кешегә кагыла.
Кайда һәм ничек ярдәм күрсәтергә
  • Волонтерлар
    • «Игелекле Казан»да махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү өчен волонтерлар туплау бара. Иреклеләр мобилизацияләнүчеләрнең гаилә әгъзаларына балаларын карарга, өй эшләрен башкарырга, дарулар алып кайтырга һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә булышачак.
      Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышырга теләүчеләр +7(843)558-74-18 телефоны аша яки Сеченов ур., 5 адресы буенча «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасының коворкингына мөрәҗәгать итә алалар.
  • Хәйрия ярдәме
    • «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы базасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм фонды булдырылды. Барлык теләүчеләр бу фондка акча күчерә ала. Алар дарулар, планнан тыш медицина тикшерүләре, балалар өчен әйберләр сатып алу һәм башка чыгымнар өчен тотылачак.
    • Реквизитлар

      • «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы
        ИНН 1655391660
        КПП 165501001
        Исәп-хисап счеты 407038106620001964
        Корреспондент счеты 301018106000000603
        «Банк Татарстан» бүлеге 8610 ПАО СБЕРБАНК
        БИК 049205603
        Түләү билгеләнеше – гуманитар ярдәм өчен хәйрия иганәсе

  • Гуманитар ярдәм җыю пунктлары

    • Казанда «Игелекле Казан» фонды эгидасы астында «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләренә, аларның гаиләләренә һәм Лисичанск халкына үзәкләштерелгән гуманитар ярдәм җыю уздырыла. Шәһәрдә барлыгы 17 җыю пункты эшли, эш көннәрендә – 9:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә көнне – 9:00 дән 14:00 гә кадәр, якшәмбе – ял көне. Алар яшүсмерләр клубларында һәм спорт объектларында урнашкан. Мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре һәм Лисичанск халкы өчен кирәкле әйберләр буенча сорауларны, кабул итү пунктлары һәм аларның эш сәгатьләре буенча барлык мәгълүматны «Игелекле Казан»ның +7(843)558-74-18 кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин.

      «Алга» яшүсмерләр клубы (Мәүлетов ур., 21)

      «Арена» яшүсмерләр клубы (Симонов ур., 6)

      «Импульс» яшүсмерләр клубы (Арсланов ур., 11)

      «Лада» яшүсмерләр клубы (Гаврилов ур., 22)

      «Баско» СК (Халтурин ур., 3)

      «Мотор» СК (Ленинград ур., 26)

      «Ак Бүре» УСК (Ваһапов ур., 17а)

      «Алтын алка» СК (Гаврилов ур., 48а)

      «Ватан» СК (Чуйков ур., 8)

      «Форвард» СК (Химиклар ур., 40)

      Бокс һәм өстәл теннисы үзәге (Фәйзи ур., 2а)

      «Локомотив» стадионы (Футбол ур., 1)

      «Тасма» стадионы (Гагарин ур., 56)

      Үзәк стадион (Ташаяк ур., 2а)

      «Ракета» стадионы (Стадион ур., 1а)

      «Хезмәт резервлары» стадионы (Ершов ур., 7)

      Курск ур., 10б

Сораулар һәм җаваплар
  • «Батыр» картасы нәрсә ул?
    Киңәйтергә Свернуть

    8 нче октябрьдән Казанның район администрацияләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ташламаларны раслау өчен «Батыр» пластик карталарын тапшыра башладылар. Алар ярдәмендә балалар мәдәни һәм спорт учреждениеләренә йөри алачак.

    «Батыр» пластик картасы түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

    1. Мәдәни учреждениеләргә түләүсез йөрү

    Ташлама баланың бер өлкән кеше озатуында республика һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренә баруына кагыла. 

    Утырту каралган чараларга билетларны алдан ук броньларга кирәк. Моның өчен чара алдыннан 5 календарь көннән дә соңга калмыйча учреждение кассасына «Батыр» картасы белән мөрәҗәгать итү сорала.  Буш урыннар булган очракта, балаларга чарага билетлар биреләчәк. 

    Урыннар буенча утыртуны күздә тотмаган чараларга алдан бронь ясау кирәк түгел. 

    Бүгенге көндә 45 мәдәният учреждениесе ташлама бирә. 

    Утырту каралган концертлар, кино күрсәтү, спектакльләр, лекцияләр һәм башка чараларга билетлар алу өчен алдан ук мөрәҗәгать итәргә кирәк. Планлаштырылган вакыйгага кадәр, ким дигәндә, 5 календарь көн кала, учреждение кассасына «Батыр» картасы белән килергә һәм билетны алырга кирәк. Билетлар буенча консультацияне, шулай ук чараның яшь цензы буенча мәгълүматны конкрет концерт залының, циркның, мәдәни үзәкнең яки театрның телефон номеры буенча алырга мөмкин. Алдан бронь ясамыйча, утырту каралмаган учреждениеләргә, әйтик, Казан зооботаника бакчасына һәм музейларга барырга була.

    «Батыр» картасы белән сатып алынган билетлар буенча чараларга керү баланың туу турындагы таныклыгы яки паспорты, «Батыр» картасы һәм өлкән озата баручының шәхесен раслаучы документ (паспорт) бирелгәндә генә башкарыла. «Батыр» картасы буенча сатып алынган билетлар сатылырга һәм өченче затларга тапшырылырга тиеш түгел.

    2. Спорт объектларына бушлай йөрү

    Ташлама муниципаль спорт объектларында тренерсыз шөгыльләнүгә кагыла. Бүгенге көндә балалар түләүсез нигездә 29 учреждениесендә шөгыльләнә ала.

    Билгеле бер спорт төре белән шөгыльләнү өчен каршылыклар булмау турында медицина белешмәсе булуы кирәк. 12 яшькә кадәрге балалар бассейнга йөрү өчен паразитологик тикшерү нәтиҗәләре турында белешмә күрсәтергә тиеш.

    3. Күңел ачу үзәкләренә бушлай йөрү

    Махсус хәрби операциядә катнашучы казанлыларның балалары Петербург ур., 9 адресы буенча ургашкан сәүдә үзәгендә Tiki Viki гаилә күңел ачу паркына бушлай йөри алалар. Анда балалар ял көннәрендә вакыт ягыннан чикләүләрсез уйный алачак. Күңел ачу паркы 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшли.

    Паркка эләгү өчен килер алдыннан бер көн кала, администраторга шалтыратып язылырга һәм визит вакытында «Батыр» картасын күрсәтергә кирәк. Түбәндәге телефоннар буенча язылырга була: +7(843)202-20-55, +7(843)212-04-64. 

    Көн саен парк мобилизацияләнгән казанлыларның 30 баласын кабул итәчәк. Шул ук вакытта озатучылар саны чикләнмәгән. Алар шулай ук паркка бушлай керә алачаклар. 



  • Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә психологик ярдәм кайда күрсәтелә?
    Киңәйтергә Свернуть

    «Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары белән консультацияләр оештырылды. Тәүлек буе шалтыратулар +7(843)277-00-00 телефоны буенча кабул ителә. Психологлар белән шәхсән «Ышаныч» бүлекчәләрендә 9:00 дән 17:30 гә кадәр түбәндәге адреслар буенча очрашырга мөмкин:

    Коләхмәтов ур., 21 (Мәскәү районы);

    Халтурин ур., 16 (Киров районы);

    Сигезенче Март ур., 4 (Совет районы);

    Годовиков ур., 14, 2 нче подъезд (Авиатөзелеш районы);

    Сәлимҗанов ур., 14 (Вахитов районы).

    Шулай ук тәнгә юнәлтелгән терапия элементлары белән стрессны киметү буенча дәресләр үткәрелә. Аларга «Ышаныч» үзәгенең «Вконтакте» төркеме аша язылырга мөмкин.



  • Мобилизация һәм ярдәм чаралары буенча ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә була?
    Киңәйтергә Свернуть

    Мобилизацияләнүчеләрнең туганнары мәгълүмати ярдәмне +7(843)558-74-18 телефоны буенча ала ала. 9:00 дән 21:00 гә кадәр дүрт линия эшли. Шулай ук бер резерв линия 21:00 дән 9:00 гә кадәр эшли.

    Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча Казан Мэриясенең интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.



Барлык сораулар
Мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен ресурслар

Өлешчә мобилизация турындагы сорауларга җаваплар объясняем.рф сайтында.

Өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча федераль кайнар линия телефоны – 122.

РФ дәүләт хезмәтләре порталының робот-ярдәмчесе Макс  (эзләү өлешендә «Өлешчә мобилизация»не сайларга кирәк).

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» иҗтимагый хәрәкәт кайнар линиясе – +7(800)350-02-16.

РФ тикшерү комитетының кайнар линиясе – +7(800)100-12-60 (#5).

Ярдәм чараларын күрсәтүдә тоткарлыклар турында мөрәҗәгатьләр дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә. Җибәргәндә хәрби хезмәткәрнең кайсы төбәктән мобилизацияләнгәнен күрсәтергә һәм проблеманы аңлатырга кирәк. Мөрәҗәгать 7 көн эчендә каралачак.