В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 100 дән артык махсус чара узачак
Казанда 1-10 декабрь көннәрендә Инвалидлар декадасы узачак. Ункөнлек барышында инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаилә шәһәр бюджетыннан 3,5 миллион сумга якын матди ярдәм алачак. Бу – ике һәм аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче 1 һәм 2 төркем инвалид ата-аналарның гаиләләре, инвалид балалар тәрбияләүче 1 һәм 2 төркем ялгыз инвалид ата-аналар, шулай ук бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче ялгыз ата-аналар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Казанда 100 дән артык махсус чара: тантаналы һәм хәйрия концертлары, төрле акцияләр, мастер-класслар, китап һәм рәсем күргәзмәләре, иҗади очрашулар, спектакльләр, фестивальләр узачак.
1 декабрьдә М.Мозафаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ел саен үтә торган «Йөрәк белән тыңлап» республика конкурс-фестивале оештырыла.
2 декабрьдә С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае базасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең XVIII республика «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» сәнгать иҗаты фестивале була.
3 декабрьдә Тимер юлчылар мәдәният сараенда «ЛУЧ» фестивале һәм «Добрая волна» бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты узачак. Быел конкурсның читтән торып үткәрелгән этабы Россиянең 61 төбәгеннән һәм өч чит илдән – Төркия, Белоруссия һәм Үзбәкстаннан 1060 гариза җыйган.
Шул ук көнне Казан Ратушасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен С.Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры концерты планлаштырылган.
4 декабрьдә Красная Горка торак массивындагы Мәдәният йортында «Үзгәреш җиле» музыкаль спектаклен күрсәтәчәкләр, ә Ленин исемендәге мәдәни-досуг комплексында һәм «Мәскәү» мәдәни үзәгендә бәйрәм чаралары узачак.
5 декабрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында – «Эмоция» театр студиясеннән IV Республика инклюзив балы, ә 8 декабрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә бәйрәм концерты була.
Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясендә ел саен үткәрелә торган «Изгелек юлы» хәйрия фестивале узачак.
Ункөнлекнең аерым блогы спорт чараларына багышланачак. Шул рәвешле, 5 декабрьдә «Дан» спорт комплексында футбол, флорбол, өстәл теннисы, бочче, шашка, шахмат һәм спорт өстәл уеннары буенча турнирлар белән «Батыр рухлылар» спорт бәйрәмен үткәрү планлаштырыла. 6 декабрьдә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә махсус хәрби операция ветераннары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл теннисы буенча турнир узачак.
Казан шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең район идарәләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен чаралар планлаштырылган. 27 ноябрьдә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча идарәсендә вакансияләр ярминкәсе узачак. 3 декабрьдә Совет районы идарәсендә Эш бирүчеләр көне узачак. 9 декабрьдә – Вахитов һәм Идел буе районнары идарәсендә, ә 10 декабрьдә Киров һәм Мәскәү районнарында вакансияләр ярминкәсе була.
Ункөнлек вакытында барлык категория инвалидлар да Казанның муниципаль музейларына бушлай керә алачак.
Инвалидлар декадасы 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә туры килә.
Казанда 84 меңнән артык инвалид бар, шуларның 6 526 сы – балалар.
Мәктәпкәчә белем бирү системасында 1197 инвалид бала тәрбияләнә. 299 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә 11 476 бала өчен төрле нозология буенча 825 төркем ачылган, анда мәктәп яшенә кадәр күпчелек балаларның үсеше нормага кадәр үзгәрә.
Шәһәрнең муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1267 инвалид һәм 1782 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала белем ала. 54 төп мәктәп җиде нозология буенча (ишетү, күрү, сөйләмнең бозылуы, терәк-хәрәкәт аппараты бозылуы, психик үсешнең тоткарлануы, акыл ягыннан артта калу, аутистик спектр бозылуы) эшли.
49 өстәмә белем бирү оешмасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 780 бала җайлаштырылган музыкаль, сәнгать-эстетик һәм техник программалар буенча шөгыльләнә.
Инклюзив ял итү үзәкләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа мөмкинлекләр ачты, алар соңгы биш ел эчендә Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча шәһәрнең барлык районнарында диярлек оештырылды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен каралган үзәкләр һәм проектлар турында барлык мәгълүмат «Игелекле Казан» сайтының «Инклюзия» бүлегендә урнаштырылган. «Игелекле навигатор» бүлекчәсендә муниципаль учреждениеләр базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен барлык инклюзив активлыклар тупланган.