Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Баш бит

Яшьләр парламенты

Яшьләр парламенты Казан шәһәре Думасы каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган булып тора. Парламентның беренче составы 2020 елның сентябрендә төзелгән. Бу бүлектә парламент составы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин.

Яшьләр парламенты турында

Яшьләр парламенты Казан шәһәре Думасы каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган булып тора һәм үз эшчәнлеген иҗтимагый башлангычларда алып бара.

«Яшь хезмәттәшләребез безнең тугры ярдәмчеләребез булырлар һәм шәһәр иминлеге өчен эшләячәкләр дип ышанам»

Илсур Метшин

Казан мэры

Яшьләр парламенты Казанның җирле үзидарә органнарына шәһәрнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү һәм тәкъдимнәр әзерләү, яшь гражданнарга әлеге өлкәдә норматив актлар төзүгә бәйле эшчәнлеккә шартлар тудыру, шулай ук яшьләрне парламент эшчәнлегендә катнашуга җәлеп итү максатларында төзелде.

Яшьләр парламентының беренче чакырылышы Казанда 2020 елның сентябрендә оештырылган иде. 2023 елның февралендә икенче чакырылыш расланды. Конкурс йомгаклары буенча 25 егет – 10 кыз һәм 15 егет сайлап алынды. Үткәрелгән конкурс йомгаклары буенча Казанның Яшьләр парламенты составы Казан шәһәре Думасы тарафыннан 2 елга раслана. Парламентарийларның яше 18 дән 35 яшькә кадәр.

2025 елның 1 апрелендә Казан шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр парламентына конкурсның көндезге этабы тәмамланды. Кандидатлар үзләренең сайлау алды программасын якладылар, ә соңыннан бәхәсләрдә катнаштылар.

Белгечләр советына керделәр:

– Казан шәһәре Думасы сәркатибе Альбина Рәфыйкова;

– Казан шәһәре Думасы депутаты Марсель Шәрәпов;

– Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитетының беренче урынбасары Динар Сәйфуллин;

– ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев;

– Казан шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр парламентының 2 нче чакырылыш рәисе Нелли Фәйзеханова.


Саннар һәм фактлар
  • 25

    кеше – парламент әгъзалары

  • 19
    кеше кадрлар резервына керде
  • 18 дән

    35 яшькә кадәр – парламентарийлар яше

  • 2

    года – срок полномочий действующего состава парламента

Утырышлар уздыру урыннары
Яшьләр парламенты утырышлары түбәндәге учреждениеләр  территориясендә уздырыла:

• «Вертолет» яшьләр үзәге (Кече Мәскәү ур., 15);

• «Яратам» яшьләр клубы (Короленко, 11а);

• «Лимонад» яшьләр яшүсмерләр клубы (Латыш Укчылары, 25);

• Казан шәһәре Башкарма комитеты (Кремль урамы, 3).