Казан шәһәрендә грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыручылар саны 39% ка кимегән

Фото: Денис Гордийко

Казан шәһәрендә грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе эпидемик чикне узмый – авыручылар санының 39% ка кимүе күзәтелә.

Татарстан башкаласында авыручыларның саны һәр ел көз җиткәч үсә башлый, узган елны бу динамика сентябрь башыннан күзәтелгән. Барлыгы 2025–2026 елларның эпидемик сезонында Казан шәһәрендә грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе булган 180 меңнән күбрәк очрак теркәлгән.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә әлеге сан узган елгы күрсәткечләр белән тигез дип билгели.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы сезонда иң югары күрсәткеч узган елның ахырына туры килде – 2025 елның 15–28 декабрьләренә – авырулар саны эпидемик чикне 23,5% тан 38% ка кадәр узып китте. Авыручыларның саны үсүе А гриппы вируслары (H3N2) таралуы белән бәйле булган. Санитар табиблар фаразлавынча, хәзерге вакытта авыруны йоктыру куркынычы юк.

Әмма шәһәрлеләргә сак булырга киңәш итәләр – профилактик чараларны куллану, иҗтимагый урыннарда һәм транспортларда битлек кию мөһим. Кискен респиратор вирус инфекциясенең симптомнары барлыкка килсә, өйдә калырга, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә һәм табибны өйгә чакырырга киңәш ителә.

2026-03-26T11:02:47+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.