В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елның февраль аенда мәйданчыкка икенчел материалларны тыгызлау җайланмасы куелачак
Марат Мөгыйнов фотосы
Калдыкларны төрләргә бүлеп җыю пункты Үзәк Мариуполь урамында урнашкан. Ул 2025 елның көзендә калдыкларны төрләргә аерып җыю һәм халыкны экологик практикага җәлеп итү системасын үстерү кысаларында ачылган. Проект Казан Башкарма комитеты һәм «ПЖКХ» идарәче компаниясе ярдәмендә эшмәкәр Рамил Ногманов тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Биредә яшәүчеләр әлеге ноктада пластик, кәгазь, пыяла, металл ише калдыкларны калдыра ала. Бу фракцияләрне төрләргә аерганнан соң, аларны эшкәртү өчен җибәрәләр.Халыкка һәм чүп ташучыларга уңайлылык булдыру максатыннан 686 квадрат метрлы мәйданга каты өслекле юллар җәелгән, ташлана торган чүп-чарны исәпкә алу өчен үлчәүләр һәм видеокүзәтү камералары куелган. Контейнер мәйданчыгына һәркайсы сигезәр кубометрлы ике бункер урнаштырылган.
Алдарак 2025 елда Татарстан башкаласындагы «Җыю ноктасы» дип йөртелә торган икенчел чимал кабул итү экопунктларының кабаттан эшкәртергә яраклы 216 тонна калдык кабул итүләре хакында хәбәр ителгән иде. Узган ел әлеге мәйданчыкларга Казанның 26 меңгә якын кешесе килеп киткән.