Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2021, 13:05

Яшь казанлылар халыкара рәсем конкурсында катнаша ала

Эшләр 30-нчы апрельгә кадәр кабул ителәчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Яшь казанлылар халыкара рәсем конкурсында катнаша ала. Ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керә торган объектлары булган шәһәр укучылары арасында үткәрелә. Эшләр 30-нчы апрельгә кадәр кабул ителәчәк.

«Бөтендөнья мирасы – Яшьләр күзаллавы 2021» конкурсында катнашучылар өчен өч төрле яшь категориясе каралган: 9 яшькә кадәр, 10-12 яшь, 13-15 яшь. Һәркем 10x14 см зурлыгында өч эш җибәрә ала. Катнашучының исем-фамилиясен, яшен һәм почта адресын күрсәтергә кирәк. Конкурс шартлары белән тулырак сайтта танышырга мөмкин.

Конкурс Банск-Штьявница шәһәре (Словения) муниципалитеты тарафыннан оештырылган һәм 1995 елдан бирле уздырыла. Бөтен дөньядан мәктәп укучылары конкурска ел саен 2000 тирәсе эш җибәрә. Жюри әгъзалары һәр категориядән иң яхшы өч эшне сайлап ала, дип хәбәр ителә чара сайтында.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда кече яшьтәгеләр категориясендә Казанның Совет районының 110-нчы номерлы лицее укучысы Ярослав Давыдов җиңүче булды. Узган ел 10-12 яшьлекләр категориясендә 3-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбеннән Айгөл Әхмәтҗанова икенче урын яулады, өченче урынны 10-нчы номерлы балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Аделина Балашова һәм Алия Мурзаханова алды. 13-15 яшьлекләр категориясендә икенче урынны 1-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбеннән Сәлимә Әскәрова яулады. Ә жюриның махсус истәлек бүләкләренә 1-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбеннән Әминә Сабитовская һәм Мәликә Габдулина лаек булды.

Барлык яңалыклар