Казанда «чаңгы роллерлары» дисциплинасында чаңгы узышлары буенча Россия чемпионаты уздырылу сәбәпле, 22, 28, 28а, 89 номерлы автобуслар хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.
Шәһәрнең Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, 2 августта 6:00 сәгатьтән һәм 3 августка кадәр җәмәгать транспорты түбәндәге схема буенча йөриячәк:
22 нче номерлы автобус Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы — Сул Болак урамы — Астрономия урамы – К.Маркс урамы – Н.Ершов урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча, ә кире юнәлештә К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы буйлап һәм алга таба маршрут буенча барачак;
28 нче номерлы автобус К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң Болак урамы — Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы буйлап һәм алга таба маршрут буенча китәчәк;
28А номерлы автобус Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул Болак урамы — Астрономия урамы – К.Маркс урамы – Н.Ершов урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча барачак;
89 нчы номерлы автобус К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң Болак урамы — Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы буйлап һәм алга таба маршрут буенча, кире юнәлештә Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул Болак урамы – Астрономия урамы – К.Маркс урамы — Н.Ершов урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча йөриячәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда чаңгы узышлары буенча Россия чемпионатын уздыру чорында «чаңгы роллерлары» дисциплинасында берничә урам буйлап транспорт хәрәкәтен
чикләячәкләр .