В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Музейлар су булмаганга ябыла
Денис Гордийко фотосы
Шимбә көнне, 8 ноябрьдә, Казан Кирмәнендә музейлар эшләмәячәк. Комплекс территориясендә бәдрәфләр дә ябык булачак. Эш графигындагы үзгәрешләр су бирүне туктату белән бәйле.
Яшерен манарада касса эше шулай ук туктатыла. Билетларны Спас манарасында һәм Визит-үзәктә сатып алырга мөмкин.
Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы үз эшләрен гадәти режимда дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан Кремленең матбугат хезмәте.