В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә – фотосурәтләр, текстлар һәм башка артефактлар
Заманча мәдәният үзәге матбугат хезмәте фотосы
«Смена» заманча мәдәният үзәге галереясендә 5 декабрьдә «Кремль урамы» күргәзмәсе ачыла. Әлеге чарага эшләрне «Яңа Смена» мәктәбенең язгы «Яңа юл күрсәткечләре» лабораториясе барышында Казан яшүсмерләре әзерләгән.
Экспозициядә катнашучылар тарафыннан лаборатория вакытында ясалган һәм эзләп табылган фотосурәтләр, текстлар һәм башка артефактлар тәкъдим ителәчәк. Алар арасында – Полина Аристованың «Таркату» һәм Диана Әүхәдиеваның «Үзенчәлекле очрашу» мультфильмнары, шулай ук шәхси фотопроектлар, дип хәбәр итә «Яңа Смена» фестивале матбугат хезмәте.

2024 елда «Смена» заманча мәдәният үзәге 14 яшьтән 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен «Яңа Смена» белем бирү платформасын эшләтеп җибәргән иде. Яз көне мәктәптә «Яңа юл күрсәткечләре» лабораториясе оештырылган, анда яшүсмерләр алты остаханәгә – нон-фикшн, сторителлинг, фотография, музыка, анимация һәм дизайн юнәлеше буенча бүленгән.
Ике атна дәвамында лабораториядә катнашучылар Кремль урамын тикшергәннәр: архивларда, китапханәләрдә, музейларда һәм урамның әһәмиятле биналарында булганнар, шуннан соң урам турында үзләренең чын һәм уйлап чыгарылган тарихларын иҗат иткәннәр. Биш юл күрсәтүче китап, күргәзмә һәм анимация фильмнары лабораториянең эш нәтиҗәсе булып тора.
Күргәзмә 12:00 сәгатьтә ачыла. Шәһәр халкы экспозицияне 2026 елның 8 февраленә кадәр Борхан Шаһиди урамы, 7 йорт адресы буенча карый ала.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм хәйрия фондлары ярдәмендә «Җанлы шәһәр» фонды һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән бергә «Смена» заманча мәдәният үзәге тарафыннан оештырыла.
Александр Локтионов фотосы