Мастер-классларда катнашу өчен теркәлергә кирәк
Чәршәмбе, 2 апрельдә, «Мәгариф ритмында» марафоны кысаларында мастер-класслар сериясе узачак. Чараларга теләгән барлык педагоглар да кушыла ала, ләкин алдан теркәлү кирәк.
Беренче очрашу 15:00 сәгатьтә башлана, аны Aurora gymnasium креатив фикерләү мәктәбендә уку эшләре буенча директор урынбасары Юлия Мельникова үткәрә. Мастер-классның темасы – «Нәтиҗәле укыту – ул сәнгать». Спикер уңышлы укытуга ярдәм итә торган берничә инструментны тикшерәчәк һәм озак вакыт уку материалын актив үзләштермичә, «утырып чыга торган» укучыны ничек кызыксындырырга икәнлеге турында сөйләячәк.
Икенче спикер булып креатив фикерләү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илназ Әхмәтҗанов чыгыш ясаячак. Дәрес 15:30 да башлана. Педагог очрашуда катнашучыларга SCAMPER методының тарих дәресләрендә креативлыкны ничек үстерүе һәм өлгерешне 15-20% ка арттыруы турында сөйләячәк.
Чаралар сериясен «Елмаеп иҗат итәбез» мастер-классы тәмамлый. Аны башлангыч сыйныфлар укытучысы Екатерина Нос үткәрәчәк. Ул балаларга визуаль образлар кулланып иҗат итү күнекмәләрен үстерергә һәм текстлар язу процессын башлангыч сыйныф укучылары өчен мавыктыргычрак итәргә ярдәм итү серләре белән уртаклашачак. Башлану вакыты – 16:00.
Мастер-классларга теркәлү ачык, сылтама буенча язылырга мөмкин. Барлык очрашулар да Бауман урамы, 62/9 адресы буенча узачак, дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсендә.