Шәһәрлеләр дүрт җиһазландырылган урында пиротехниканы үзләре куллана алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь, Диана Жиленкова). Яңа ел төнендә Казанда бәйрәм салюты булмаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
«Махсус янгынга каршы режим салютлар аттыруны һәм пиротехника куллануны тыюны күздә тота. Моны дүрт урында гына эшләргә мөмкин, алар куркынычсыз булсын өчен махсус җиһазландырылган. Яңа ел төнендә салют булмаячак», - дип аңлатты ул.
Исегезгә төшерәбез, 25 нче декабрьдә Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә ашырыла башлаячак. Пиротехниканы куллануга чикләүләр Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорына кертелә һәм 2024 елның 8 нче гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Казанда бу көннәрдә пиротехника җибәрү өчен дүрт мәйданчык билгеләнде:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйданда;
Киров һәм Мәскәү районнарында – Түбән Заречье дамбасында;
Идел буе һәм Вахитов районнарында – Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобильләр тукталышында;
Совет районында – ипподром янындагы мәйданчыкта, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасында.