Казанда Челюскин урамында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Сәбәбе — җылы су участогында эшләр башкару.
17 майның 23:00 дән 18 майның 5:00 кә кадәр Челюскин урамындагы 33/56 номерлы йорттан Максимов урамындагы 50 номерлы йортка кадәр йөрү өлеше ябылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.