Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.06.2025, 11:38

Казанда «Саумы, Казан!» шигырь конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Конкурсның нәтиҗәсе — шигъри җыентык бастыру, анда проект җиңүчеләренең әсәрләре урнаштырылачак

ТР башкаласында «Саумы, Казан!» шигырь конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Проектның төп идеясе — Казанга багышланган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы төзү. Конкурсның гомуми приз фонды — 1,6 млн сум. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Саумы, Казан!» яки «Здравствуй, Казань!» конкурсының төп максаты — Казанга багышланган шигырьләр һәм поэмалар циклын булдыру. Катнашучы шагыйрьләр үз талантларын ике номинациядә тәкъдим итә алачак: «Казан турында шигырьләр циклы» һәм «Казан турында поэма». Конкурсның нәтиҗәсе — шигъри җыентык бастыру, анда проект җиңүчеләренең әсәрләре урнаштырылачак.

Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша һәм үз иҗаты белән уртаклаша алачак. Әсәрләр белән гаризалар 15 августка кадәр saumykazan@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Эшләр 2025 елдан да иртәрәк язылмаска тиеш, дип билгеләп үтә Гүзәл Сәгыйтова.

«Казан турында шигырьләр циклы» номинациясендә җиңгән өчен автор 70 мең сум күләмендә бүләк алачак, ә «Казан турында поэма» номинациясендә – 100 мең сум. Гомуми приз фонды 1,6 млн сум тәшкил итә.

Шулай ук 15 июльгә кадәр «ҮЗ ТЕЛЕМ» татар телен саклау һәм үстерү проектлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Узган ел конкурста 6 катнашучы җиңде, аларның проектлары гамәлгә ашырылды инде. Алар арасында милли музыка фестивале, татар халык әкияте мотивлары буенча спектакль, видеоподкаст һәм балалар өчен фәнни-танып белү басмасы бар. Быелгы җиңүчеләрне август башында атаячаклар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 9 августта Горький паркында «Итиль» яңа этник мәдәниятнең бишенче юбилей фестивале узачак. Ул үзендә Идел буе халыкларының заманча үзгәрешләрен һәм борынгы гореф-гадәтләрен берләштерә.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.06.2025
Видеорепортаж
30.06.2025 10:43
2 июль Горький исемендәге паркта «Идел буе халыкларының рекрут йолалары һәм гореф-гадәтләре» узачак
Барлык яңалыклар