Шулай ук Яңа Савин районында, Салмачы һәм Колсәет поселокларында мәдәният йортлары өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе дә карала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче февраль, Юлия Летникова). Казанда мәдәни учреждениеләр челтәрен киңәйтергә ниятлиләр. Хәзер Азино торак массивы өчен күпфункцияле мәдәни үзәк проектлана, шулай ук Яңа Савин районында, Салмачы һәм Колсәет поселокларында мәдәният йортлары өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе дә карала. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
«Бүгенге көндә мәдәният өлкәсе игътибарсыз өлкә дип әйтеп булмый. Барлык мәдәният йортлары диярлек тәртипкә китерелгән, бары тик А.Алиш исемендәге мәдәният йорты гына калып бара, ул Мәгариф идарәсе балансында санала», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Без Азинода мәдәни үзәк булдыру белән ныклап шөгыльләнәбез, проектлау бара инде. Шулай ук Яңа Савин районы өчен мәдәният йорты буенча да эш алып барыла, ул – шәһәрдә үзенең мәдәни үзәге булмаган бердәнбер район», - дип өстәде ул.
Бүгенге көндә Казанның мәдәни үзәкләрендә 14 мең кешене һәм 175 фольклор студиясен үз эченә алган 717 клуб оешмасы эшли, аларда 3 меңнән артык кеше шөгыльләнә.
Шәһәрнең мәдәни үзәкләрендә «Яшәү яме» шәһәр проекты дәресләре уза. «2022 елда без дәресләргә һәм чараларга йөрү буенча пандемиягә кадәрге күрсәткечләргә чыктык – визитлар саны 130 меңгә җитте», – дип билгеләп үтте А.Абзалов. Бүген көндә «Яшәү яме»нә йөрүчеләр – гомумшәһәр чараларында актив катнашучылар, конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары. Иҗаттан тыш, яшәүне сөючеләр гуманитар ярдәм җыюда катнашалар: йортны алып бару дәресләрендә мохтаҗларга җылы киемнәр бәйлиләр һәм тегәләр. Өлкән буын өчен дәресләр төшкә кадәр уза. «Яшәү яме» проекты белән KZN.RU порталы бүлегендә танышырга мөмкин.
Мәдәни үзәкләрдә сәламәтлек үзенчәлекләре булган шәһәр кешеләре өчен дә дәресләр оештырылган: 200 ләп кеше йөри торган 20 студия эшли. «Мондый мәгълүматны без беренче тапкыр ишеттек. Без шушының өчен тырышабыз. Бурычыбыз – кешеләрне, сәламәтлекләренә карамастан, барлык мөмкинлекләр белән тәэмин итү. Барлык учреждениеләрне дә сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен җайлаштырырга тырышабыз», - диде Рөстәм Гафаров.
Моннан тыш, шәһәрдә берничә хәйрия мәдәни проекты гамәлгә ашырыла. «2022 елда без беренче тапкыр бөтенроссия дәрәҗәсендә «Нур – тоя белүче кешеләр» фестивален тәкъдим иттек. Анда илнең 25 төбәгеннән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1,5 мең кеше катнашты. Чара Тимер юлчылар мәдәният йортында узды», - диде Мәдәният идарәсе башлыгы. Быел фестивальне инвалидлар декадасы вакытында оештырырга планлаштыралар.
Шулай ук Казанда «Игелекле дулкын» мәдәни-хәйрия фестивале дәвам итә. Сайлап алу этаплары Россиянең 8 төбәгендә уза. Россия эстрадасы йолдызлары катнашында традицион гала-концерт сентябрьдә булачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен тагын бер мөһим вакыйга «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» фестивале булды. Ул Казанның Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында инде 15 ел дәвамында уза.
Чараларга Пушкин картасы буенча керергә мөмкин. Узган ел аның ярдәмендә яшь казанлылар төрле вакыйгаларга 32 мең билет сатып алган.
Мәдәният учреждениеләренә «Батыр» картасы буенча мобилизацияләнгән казанлыларның балалары да йөри ала. Бүгенге көндә 45 мәдәният учреждениесенә керү мөмкинлеге бар, аларның исемлеген сылтама буенча күрергә була.
А.Абзалов искә төшергәнчә, Казанда балалар сәнгать мәктәпләрен модернизацияләү башланганнан соң өч ел эчендә дүрт учреждение ремонтланган: 4 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе, П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе, 2 нче балалар музыка мәктәбен һәм 10 нчы балалар сәнгать мәктәбен җиһазландыру төгәлләнә.
«Мәдәният учреждениеләрендә без матур диварлар һәм идәннәр генә ясамыйбыз – ремонттан соң заманча җиһазлар һәм музыка уен кораллары белән җиһазландыру стандартка әверелде», - дип билгеләп үтте Р.Гафаров. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 3 ел эчендә әлеге максатларга 24 млн сум бүлеп бирелгән. Уникаль җыелма балалар симфоджаз оркестры тулысынча җиһазландырылган, һәр мәктәп яңа фортепианолы булган, 4 нче балалар музыка мәктәбе өчен уен кораллары сатып алынган. Моннан тыш, Илсур Метшин карары белән балалар сәнгать мәктәпләрен уен кораллары белән җиһазландыруга 10 млн сум акча бүленгән: яңа гөслә, думбра, аккордеон сатып алынган. Якын арада 2 нче мәктәп өчен клавесин сатып алыначак.
Балалар сәнгать мәктәпләре белән беррәттән, шәһәр китапханәләренең йөзен бер-бер артлы үзгәртәләр. Моңа кадәр Казанда ике учреждение – К.Цеткин урамы буенча 26 нчы китапханә һәм Мәүлетов урамы буенча 13 нче китапханә ремонтланган иде. «Яңартылганнан соң китапханәләргә йөрүчеләр саны ике тапкырга арткан. Заманча интерьерлар, уңайлы шартлар, ял итү өчен зоналар кызыклы һәм кирәкле булып чыкты», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе. Ул искәрткәнчә, быел Вишневский урамындагы үзәк китапханәдә ремонт планлаштырылган. Шулай ук Баруди урамындагы 27 нче китапханәне яңарту да җәйгә тәмамлана.
Яңа диварлар белән бергә китап фондларын формалаштыруга караш үзгәрде. Аларны комплектлауга 2 ел эчендә 23 млн сум бүлеп бирелгән. «Бүген китапханәләрдә теләсә нинди зәвыкка әдәбият табарга була. Моннан тыш, һәр учреждение югары тизлекле интернетка тоташтырылган.