В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә республиканың 48 атаклы остазының портретларын күрергә була
Казанда Тренер көненә багышланган урам фотокүргәзмәсе эшли башлады. Экспозиция Петербург урамында, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы бинасы янында урнашкан. Күргәзмә Татарстанның атказанган тренерларына багышлана – анда республикага һәм илгә чемпионнар әзерләүдә катнашкан 48 остазның портретын күрергә була. Иң яхшылары арасында, әлбәттә, Казан тренерлары да бар.
«Тренер көне ул титаник хезмәтләре, эшкә тугры булулары һәм һәр спортчының мөмкинлеген ача белүләре өчен барлык остазларга да рәхмәт белдерүгә менә дигән сәбәп. Әлеге күргәзмә – Татарстан спортының зур җиңүләре өчен җиң сызганып эшләгән остазларга карата безнең уртак хөрмәтебез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов.
Күргәзмәдә «Дельта» йөзү буенча олимпия резервы спорт мәктәбенең йөзү буенча Казан тренеры Светлана Чепик белән танышырга була. Ул бик күп ярышларда җиңү яулаган Софья Дьякованың остазы. Йөзүче кыз бу елны Словакиядә юниорлар арасында узган Европа чемпионатында беренче урында калган. 2023 елда спортчы Япониядә узган су спорты буенча дөнья чемпионатында икенче урынны яулаган.
Күргәзмәдә шулай ук «Центральный» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең спорт гимнастикасы буенча тренеры Радик Курмангалинны күрергә мөмкин. Аның шәкерте Даниел Маринов быел Россия чемпионатында беренче урынны һәм Индонезиядә узган дөнья чемпионатында өченче урынны яулады.
Экспозициядәге үрнәк портретларның тагы берсе – «Центральный» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең җиңел атлетика буенча тренеры Наталья Латыйпова. Ул Казанның иң дәрәҗәле спортчыларының берсе – Юлия Сохацкая белән шөгыльләнүче остаз. Спортчы 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Россия беренчелегендә (2022 ел) алтын, Россиянең иң көчле спортчылары катнашында узган Бөтенроссия спартакиадасында (2022 ел) көмеш, 2023 һәм 2024 елларда Россия чемпионатында көмеш медаль яулады. Юлия Сохацкая Татарстан спорты өчен «Иң көчле спортчылар кубогы» халыкара ярышларында икенче урын һәм бу елгы Россия чемпионатында өченче урын яулавы белән дә әһәмиятле.
Фотокүргәзмә Россиянең илкүләм проекты булган «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган. Портретлардан тыш, шәһәр халкы зур мәгълүмат баннерларында тренерларның һөнәри казанышлары һәм аларның укучыларының иң яхшы нәтиҗәләре турында кыскача мәгълүмат белән таныша ала, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.