Бүләкләрне 100 дән артык спортчы, тренер һәм оешма алды
Татарстан башкаласында ел саен үткәрелә торган «Спортлы Казан» премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада шәһәрнең 100дән артык иң яхшы спортчыларын, тренерларын, спорт мәктәпләре һәм оешмалары вәкилләрен билгеләп үттеләр, алар тармак үсешенә өлеш керттеләр. Чарада Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Вострикова, спорт ветераны Александр Плюшкин һәм башкалар катнашты.
Конкурста катнашучыларны 27 номинациядә бүләкләделәр. Аларның иң мөһимнәре – «Ел спортчысы» һәм «Спортның индивидуаль төрләре буенча ел тренеры» — Олимпия, Олимпия булмаган һәм Паралимпия спорт төрләренә бүленгән иде. Беренче категориядә «Первая» спорт гомуми белем бирү мәктәбенең «Үзәк» ФСБ тәрбияләнүчесе Даниел Маринов, «Дельта» спорт гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүче Софья Дьякова, шулай ук аларның тренерлары Радик Курмангалин һәм Светлана Чепик җиңүчеләр булдылар. Олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләрендә «Центральный» ФСБдан Анна Демидованы һәм «Тасма» ФСБдан Глеб Головны билгеләп үттеләр. Алар Светлана Соколова һәм Анжелика Худайбергенова җитәкчелегендә шөгыльләнгәннәр, аларга иң яхшы тренерлар исеме бирелгән. Паралимпия спорт төрләрендә «Атлетика» спорт гомуми белем бирү мәктәбенең «Үзәк» ФСБ тәрбияләнүчесе Данияр Хәсәншинны, Камилә Гыйниятованы (Герасимованы) билгеләп үттеләр. Бу категориядә «Елның иң яхшы тренеры» бүләген Александр Петровка тапшырдылар.
Конкурста «Спортның уен төрләре буенча ел командасы» билгеләп үтелде – ул «Үзәк» ФСБның «Юность-2008» волейбол төркеме булды. Команда составына Константин Борисов, Руслан Әхмәтсафин, Егор Полушин, Әмин Демухаметов, Савелий Грабалин, Данил Сәлахов һәм Йосыф Озтюрк керде. «Командалы спорт төрләре буенча ел тренеры» исемен аларның остазы Данис Сабитов алды.
«Казан горурлыгы» номинациясендә җиңүне Ракета «ФСБда тәрбияләнүче Виринея Максимовага бирделәр. «Казанның республика спорт мәктәпләре арасында иң яхшы тренер-укытучы» исеме Р.Г. Нижметдинов исемендәге шахмат мәктәбе тренерына Фәрид Шәйдулловка бирелде. «Иң яхшы яшь тренер-укытучы» номинациясендә «Идел» ФСБ, «Мирас» спорт мәктәбе хезмәткәрләре Дмитрий Бойко һәм «Стрела» физкультура-спорт җәмгыяте Альбина Гармаш җиңде.
Муниципаль спорт мәктәпләре арасында иң яхшы балалар тренерлары булып «Атлетика» спорт гомуми белем бирү мәктәбенең «Үзәк» ФСБ остазлары Ианта Черепанова, «Авиатор» ФСБ Евгения Вәлиева, шулай ук «Волна» спорт мәктәбе остазлары Григорий Варнаков танылды. «Муниципаль спорт мәктәпләре мохитенең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә «Авиатор» ФСБ директоры Роман Ивачевны билгеләп үттеләр.
Спортка тугрылыклы булулары өчен «Грация» спорт гомуми белем бирү мәктәбенең «Трудовые резервы» ФСБ укытучылары Светлана Тюрина, «Уникс-Юниор» спорт мәктәбе Наталья Второва, өстәл теннисы буенча «Идел» спорт гомуми белем бирү мәктәбе ФСБ Роберт Галиәскаров һәм «Юность» спорт мәктәбенең «Үзәк» ФСБ укытучылары Вячеслав Соколов бүләкләнде.