В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге участокта 14 берәмлек бик арматурасы урнаштырылган
Фото «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәтеннән алынды
Белгечләр 150 мм дан 400 мм га кадәр диаметрлы 14 берәмлек бик арматурасы урнаштырган һәм насос станциясендәге 12 метр торбаүткәргечне алыштырган. Әлеге максатларга махсус техникалы дүрт бригада җәлеп ителгән. Эш барышында күпфатирлы 39 йортта һәм өч социаль учреждениедә су бирү туктатылган. Әлеге объектларга су автоцистерналарда китерелгән.
Челтәрне яңарту системаның гомуми ышанычлылыгын арттыра, дип хәбәр итә «Водоканал»ның матбугат хезмәте. Суны билгеле бер якын арадагы нокта буенча туктату мөмкинлеге яңа арматураның төп өстенлеге булып тора. Штаттан тыш хәлләр очрагында хезмәткәрләр тулы бер кварталдагы суны туктатмыйча, аерым бер йортны гына сусыз калдырачак.