Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2025, 16:14

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казанда яңартылган Мәскәү базарында булдылар

Татарстан Республикасы рәисе һәм Казан мэры яңа павильоннарны һәм базар бинасын карадылар, сатучылар белән аралаштылар

Фото Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәтеннән алынды

Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Мәскәү базарының яңартылган бинасын һәм аның тирәсендәге территорияне карадылар. Аларга камилләштерелгән киңлек буенча экскурсия уздырдылар, җирле сатучылар үз товарларын тәкъдим итте һәм шәһәр халкы арасында базарның танылуы турында сөйләделәр.

Мәскәү базарында төзекләндерү эшләре башкарылган, биредә барлык системалар яңартылган: антресольләр ныгытылган һәм киңәйтелгән, челтәрләр, витраж пыяла һәм гөмбәз өслеге алыштырылган. Бинада заманча вентиляция һәм кондиционер системасы урнаштырылган. Шулай ук яңа сәүдә витриналары куелган, склад бүлмәләре үзгәртелгән һәм яңа ветеринария лабораториясе җиһазландырылган.

Базар 2025 елның 20 маенда сынау режимында ачылган. Биредә амфитеатр һәм җәмәгать теплицасы, урам ярминкәсе һәм беренче яңартылган павильоннар барлыкка килгән, базарның үз парковкасы ачылган. Биредә җәй буена балалар һәм өлкәннәр өчен йөздән артык чара уздырылган, Мәскәү базарына йөзләрчә мең кеше килгән.

Шәрәфле кунаклар яңа павильоннарны, базар бинасын карады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә базарның яңартылган территориясен һәм сәүдә павильоннарын Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина һәм башкалар бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов сатучылар белән аралашты – аяк киеме олтаннары өчен киселгән киезнең сыйфатын бәяләде, мунчалар өчен күрше төбәктән китерелгән имән һәм каен себеркеләренең төрләре белән кызыксынды, шулай ук атланмай, сыр продукциясе, бал һәм җиләк-җимеш сату нокталарын карады. Аннары экскурсия ит рәтләре буйлап дәвам итте, анда хәләл продукция тәкъдим ителгән иде.

Татарстан рәисе һәм Казан мэры шулай ук мичтә пешерлегән кабартмадан авыз иттеләр, шәһәр бистроларының гастрокластеры (2 кат) белән таныштылар, «Истәлекләр лабораториясе» интерактив зонасында булдылар.

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казанда яңартылган Мәскәү базарында булдылар
Барлык яңалыклар