Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2023, 15:29

Казанда башкорт мәдәнияте бәйрәме: курай көйләре, чигү буенча мастер-класс һәм «әкият аланы»

Быел «Тормыш агачы» проектының чаралары Горький паркында узачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июнь). «Тормыш агачы» проекты Казанда башкорт мәдәнияте бәйрәме белән яңартыла. Ул 5 нче июльдә Горький паркында узачак. Кичә программасында – мастер-класслар, балалар квесты, курайчыдан концерт, шулай ук халык көйләре белән диджей-сет.

Бәйрәм мәйданчыклары 18:00 сәгатьтә эшли башлаячак. Аларда милли костюмнар, бизәнү әйберләре, декоратив-кулланма сәнгать әйберләре, кубыз һәм курай халык музыка кораллары тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм кунакларын шулай ук халык мәкальләре һәм башкорт уеннары белән таныштырачаклар.

Теләге булган һәркем башкорт орнаменты белән милли күкрәк бизәге ясый, агач савыт-сабага рәсем төшерә, шулай ук киез басу һәм чигү буенча мастер-классларда катнаша ала.

Бәйрәмнең нәни кунаклары өчен әкият персонажлары белән «Урман серләре» квесты оештырыла. Катнашучыларны истәлекле фотолар көтә. Моннан тыш, «Әкият аланы» мәйданчыгында балалар халык әкиятләре белән танышачак, ә «Балачак аланы»нда балыкларның исемнәрен башкорт телендә ничек яңгырый икәнлеген беләчәкләр.

Төп мәйданчыкта Түбән Камадан «Сал Урал» башкорт фольклор ансамбле, Чаллыдан «Гөлназира» халык фольклор ансамбле, Казаннан «Аҡ тирәк» башкорт фольклор ансамбле, Zakaria күпмилләтле фолк-төркеме һәм җырчы-инструменталист Илнур Коләхмәтов чыгыш ясаячак. Монда ук 18:50 сәгатьтә башкорт биюе буенча мастер-класс узачак. Аны Уфадан «Самауырлы ритайым» проектында катнашучылар үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Бәйрәмнең хедлайнеры – башкорт курайчысы, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Юлай Касыймов. Ул сәхнәгә 19:25 тә чыгачак. Кичә Malsi Music башкаруында милли көйләрдән торган диджей-сет белән тәмамланачак.

Исегезгә төшерәбез, «Тормыш агачы» проекты узган ел старт алды. Фин-угор һәм төрки халыклар мәдәнияте белән танышырга 5,3 мең кеше килгән иде. Иң популярлары удмурт мәдәнияте кичәсе булды – анда Казанның 2 мең кешесе һәм кунаклары килде.

Быел шәһәр халкы өчен башкорт, рус һәм татар мәдәниятләре кичәләре оештырыла. «Халыклар йолдызлыгы» чарасы проектның кульминациясе булачак, анда Татарстанның җиде төп халкы вәкилләре җыелачак.

Проект Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары ассамблеясы тарафыннан Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Республика Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар