Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.10.2023, 11:53

Казан Мэры кушуы буенча быел 39 балалар бакчасында түбә яңартылды

Агымдагы ремонт 227 социаль-мәдәни өлкә объектын үз эченә алган, аларның 94% ы – мәгариф учреждениеләре

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы октябрь, Камилә Вильданова). ТР башкаласында быел 227 социаль-мәдәни өлкә учреждениесендә агымдагы ремонт үткәрелде. Аларның 94% ы – мәктәпләр һәм балалар бакчалары. Объектларны яңартуга 653 млн сум акча бүлеп бирелгән, бу хакта аппарат киңәшмәсендә Социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев сөйләде.

Аның сүзләренчә, сигез мәктәптә кабинетлар ремонтланган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен сенсор бүлмәләре җиһазландырылган. 39 балалар бакчасында 30 мең кв метрдан артык түбә ремонтланган. Эшләр шәһәр Мэры Илсур Метшин кушуы буенча алып барылды, дип ассызыклады спикер.

Мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Беренче категориядәге мәктәпләрдә дүрт контроль-үтү пункты монтажлана, тагын 13 объектта тизлекне киметү чаралары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, өч учреждениедә койма алмаштырылган. Бүгенге көндә 15 мәктәп контроль-үткәрү пунктын монтажлауга мохтаҗ, тагын җиде объектка тизлекне киметү чараларын урнаштырырга кирәк. Петр Королев билгеләп үткәнчә, бу аларның категорияләре үзгәрү белән бәйле.

«2023 елда хезмәткәрләр күзәтчелек органнары күрсәтмәләренең 49 пунктын һәм суд карарларының 29 пунктын бетерделәр – бу Социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты эшенең өстенлекле юнәлеше», – дип йомгаклады директор. Чыгыш ахырында ул ТР Хөкүмәтенә, Илсур Метшинга һәм Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка социаль блок белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә үз вакытында ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.10.2023
Видеорепортаж
16.10.2023 10:24
Казан Россиядә миллион халыклы шәһәрләр арасында мәктәпләрне ремонтлау буенча лидер булды
Барлык яңалыклар