Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2025, 10:21

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә казах классиклары китаплары күргәзмәсе ачылды

Экспозициядә Абай Кунанбаев, Мохтар Ауэзов, Ибрай Алтынсарин, Сәкен Сәйфуллин һәм башка танылган язучылар, шагыйрьләрнең әсәрләре тәкъдим ителә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Төньяк Казахстан мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылган «Казахстанның әдәби күк йөзе» күргәзмәсе эшли башлады. Экспозициядә Сабит Муканов исемендәге өлкә универсаль фәнни китапханәсе тапшырган ике йөзгә якын китап бар.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә кунаклар танылган казах классиклары – Абай Кунанбаев, Мохтар Ауэзов, Ибрай Алтынсарин, Сәкен Сәйфуллин, Сабит Муканов, Магҗан Җомабаев һәм башка авторларның әсәрләре белән таныша алалар.

Китаплар казах, рус һәм татар телләрендә бастырылган. Әлеге күренеш казах, татар, рус халкының мәдәни уртаклыгын һәм үзара әдәби йогынтысын ассызыклый. Экспозициянең аерым бер өлеше Казахстан тарихы һәм мәдәнияте басмаларына, шулай ук XX гасыр башында Казанда латин графикасында казах телендә язып бастырылган сирәк очрый торган китапларга багышланган.

Күргәзмә ачылышында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Сабит Муканов исемендәге өлкә универсаль фәнни китапханәсе хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Казахстан китапханәсе директоры, Казахстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Бәйбитгөл Әбелмәҗиновна мәдәни багланышларны ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм классиклар – Сабит Муканов белән Габдулла Тукайның күптәнге дуслыгын искә төшереп, ул әле дуслыкны ике мәдәниятнең бердәмлек күпере дип атады.

Алдарак «Казан Кремле» музей-тыюлыгының элеккеге Спас-Преображенский монастыре территориясендә «Шираз – Иран энҗесе» баннерлар күргәзмәсе ачылуы турында хәбәр ителгән иде.

Барлык яңалыклар