Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2025, 13:58

Казанлыларны «Халык көймәсе» фестиваленә чакыралар

Программада – мастер класслар, суда йөрүләр, суднолар парады һәм башкалар

Зөя музей-тыюлыгы яр буенда 26 июльдә «Халык көймәсе» Идел традицион яшәү рәвеше һәм һөнәрчелек фестивале узачак. Программада суда йөрүләр, клоунада спектакле, шоу, мастер-класслар һәм күп кызыклы нәрсәләр бар. Фестиваль кысаларында шулай ук беренче тапкыр «Мисс Свияга - 2025» конкурсы һәм яңа китапны тәкъдир итү булачак.

Фестивальнең төп темасы – елга һәм сулык тирәсендә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән бәйле судагы тормыш традицияләре. Бәйрәм программасына судно төзүче осталар һәм кече транспорт хуҗалары катнашында суднолар парады, шулай ук елга юлбасарлары (ушкуйниклар) — элек Иделдә йөргән елга пиратлары тарафыннан судноны басып алуны реконструкцияләү тамашасы керәчәк.

Яр буенда халык суднолар төзү күргәзмәсе булачак. Килүчеләр осталар ясаган көймә һәм яхталарның уникаль үрнәкләрен күрәчәкләр. Пермь проекты буенча «Карлыгач» яхта-конструкторын җыюга аерым игътибар биреләчәк, ул суга төшереләчәк.

Шулай ук программада – Руслан Риманас куелышындагы «Большой улов» спектакль-клоунадасы, «Большая водная битва» интерактив тамашасы, шаярып Идел губернаторын сайлаулар һәм музыкаль коллективлар чыгышлары.

Яшь кунаклар һөнәрчелек мастер-классларында, Россия халыкларының традицион уеннарында катнаша, кадриль биергә өйрәнә алачак. Монда ук Петербургның «Папьемашенники» Петрушка театры чыгышы көтелә.

«Балаганчик русалка» фотозонасында истә калырлык сурәтләр ясарга мөмкин булачак.

Шулай ук елга турында яраткан җырлар һәм шигырьләрне башкару өчен мәйданчык оештырылачак. Фестиваль кысаларында, 721 дебаркадерда, Денис Осокинның Идел традицияләренә һәм мәдәниятенә багышланган «Уключина» яңа китабын тәкъдир итү булачак, шулай ук Артем Силкинның Идел пароходлары кухнясы турында лекциясе узачак.

Фестивальгә килүчеләр өчен бу көнне музейга комплекслы билетлар «Иделне яратам» пароле буенча махсус бәядән булачак.

Фестивальдә беренче мәртәбә «Мисс Свияга» бәйгесе узачак, катнашучылар кул эшләре һәм иҗат өлкәсендә үз сәләтләрен күрсәтәчәкләр. Җиңүчегә фестиваль партнеры «Свияга» суыткыч камерасы бүләк итәчәк. Гаризалар сайтта кабул ителә.

Бу көнне Зөягә шәхси транспортта, трансферда, шулай ук электричкада барып җитәргә була, расписание станциядән Зөягә кадәр автобус белән синхронлаштырылган.

Барлык яңалыклар