Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2025, 17:40

Казанның «Экогеройлары»: укучыларны каникулларын файдалы уздырырга чакыралар

23 марттан 28 мартка кадәр 9-10 яшьлек балалар өчен биш көнлек белем бирү программасы башлана

Казанда мәктәп укучылары өчен гадәти булмаган проект – «Экогеройлар» биш көнлек белем бирү программасын эшләтеп җибәрәләр. 23—28 март көннәрендә Казансу яр буендагы Экостанциядә 9-10 яшьлек балалар табигатьне сакларга, шулай ук аралашу һәм хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерергә өйрәнәчәк.

Яшь катнашучыларны алты кызыклы дәрес көтә. Алар әйберләрнең кайдан алынуын һәм файдаланылганнан соң алар белән нәрсә булуын, үсемлек һәм хайван төрләренең төрлелеген ни өчен саклап калырга, планета һәм безнең өчен файдалы продуктларны ничек сайларга икәнен беләчәкләр. Шулай ук балалар яңа дуслар таба һәм командада эшләргә өйрәнә алачак.

Катнашу бушлай, әмма «Экогеройлар» санына бөтен кеше дә эләгә алмаячак: урыннар саны чикләнгән. Теркәлү өчен ата-аналарга телефон аша телдән әңгәмә узарга кирәк. Тулырак мәгълүмат — проект сайтында.

Исегезгә төшерәбез, Экостанция үзендә интерактив белем бирү күргәзмәсен, эшкәртү остаханәсен һәм калдыкларны аерым җыю пунктын берләштерә. Киңлек Казансуны үстерү стратегиясе кысаларында Шәһәр мэриясе, Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм «ЭкоЛогично» компаниясе ярдәмендә булдырылган.
Барлык яңалыклар