Казанның Совет районындагы 183 нче мәктәп укучысы һәм 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Сәид Галиуллин Бүген «Голос. Дети» финалында чыгыш ясаячак.
Яшь җырчыга җиңү яуларга ярдәм итү өчен туры эфир вакытында аның өчен тавыш бирергә кирәк. Моның өчен номерга смс җибәрергә кирәк, ул малай чыгышы вакытында экранда күрсәтеләчәк. Турыдан-туры тапшыру Беренче каналда 21:45 тә башлана, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе.
Казанлыга көндәшләр буларак Мәскәүдән Григорий Дружинин һәм Белгородтан Роман Скробот чыгыш ясаячак.
Элегрәк Сәид Галиуллин проектның ярымфиналында җиңгән иде, анда ул тамашачыларның 59% тавышын җыя алды. Ул вакытта хәрби хор белән бергә ул «В бой идут одни старики» фильмыннан «Смуглянка» җырын башкарды. Чыгышны
сылтама буенча карарга мөмкин.