Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2021, 12:40

Казан Яңа елны ничек каршы алачак: бозда массакүләм шуулар, «Хитобои» төркеме һәм Чашада 35 метрлы утлы-музыкаль чыршы

Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәрдә ачык һавада 160 чара узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь, Камилә Гобәйдуллина). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Казан районнарында ачык һавада 160 чара узачак. Чыршы шәһәрчекләрен ачу торак массивларда, бистәләрдә һәм ишегалларында планлаштырылган. Чыршылар инде 115 адрес буенча урнаштырылган, ә төп мәйданчыкны ачу 24-нче декабрьдә «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Бу хакта бүген Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

Казанның төп чыршысы 24-нче декабрьдә ачылачак

А.Абзалов билгеләп үткәнчә, Яңа ел марафонының беренче чаралары узган атнада ук старт алды. Казанга Россиянең стильләштерелгән паровозында Кыш Бабай килде. Аны шәһәрнең яшьләре дә, иҗат коллективлары да каршы алды. Балалар өчен программа көн дәвамында Казан-1 үзәк вокзалы перронында дәвам итте.

Ә бүген Иске Татар бистәсендәге Зәйни Солтан скверында тантаналы рәвештә 15 метрлы чыршы ачылачак. Яшел гүзәлгә таба юл гирляндалар һәм агач ботаклары белән бизәлгән әкияти аркалы тоннель аша салынган. Кунакларны гадәти булмаган фотозоналар, бүләкләр, фуд-корт, шулай ук Мәрҗани мәчете каршындагы агач таулы балалар уен мәйданчыгы көтә.

Бүген шулай ук «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда урнашкан 14 метрлы чыршы ачылачак. Кунаклар өчен 16:30 сәгатьтә «На планете Новый год» бәйрәм программасы башлана. Моннан тыш, беренче тапкыр 9 метрлы чыршы Авангард скверында барлыкка киләчәк. «Новогодний переполох» иҗат коллективлары катнашында ишегалды бәйрәме 22-нче декабрьгә планлаштырылган.

Икенче көнне, 23-нче декабрьдә, Татар дәүләт филармониясе скверында чыршы үзенең утларын кабызачак. «Аллея район һәм шәһәр символикасы белән бизәләчәк, шулай ук интерактив «Тылсымлы алмагач», балалар аттракционнары, фуд-трак һәм ике шуып төшү урыны булган боз тавы барлыкка киләчәк. Шуу өчен җиһазларны прокатка алырга яки үз тюбингың белән килергә мөмкин булачак», – дип сөйләде А.Абзалов.

Шул ук көнне Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол мәйданында тантаналы рәвештә Яңа ел чыршысы ачылачак. Кунаклар өчен кышкы күңел ачулар белән концерт программасы оештырылачак. Алар Кыш Бабай йортына бара һәм анда бөтен гаиләсе белән фотога төшә, шулай ук «Игелекле почта» акциясенә кушыла алачак. Теләгән һәркем тәбрикләмә язып, Россиянең теләсә кайсы ноктасына якыннарына җибәрү мөмкинлегенә ия булачак.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының үзәк чыршысы шулай ук 23-нче декабрьдә «Крылья Советов» паркында ачылачак. Чыршы янындагы сәхнә мәйданчыгында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында интерактив программа узачак. Паркта карусельләр эшләячәк, ә аллеялар буйлап музыкаль паровозда йөреп кайтырга мөмкин булачак.

Совет районында чыршыны Совет мәйданындагы скверда урнаштырачаклар. Балалар һәм өлкәннәр өчен тулы кыйммәтле интерактив программа белән ачылыш 26-нчы декабрьгә планлаштырылган. Моннан тыш, быел яшел гүзәл беренче тапкыр Карбышев исемендәге скверны бизәячәк, ә шәһәр үзе бәйрәм инсталляциясе белән яктыртылачак. «Шулай ук балаларга һәм өлкәннәргә ошаган «Игелекле Советский» клоун-мимы Совет районы буенча сәяхәтен дәвам итәчәк. Персонаж иң көтелмәгән яңа ел урыннарында барлыкка киләчәк», – дип өстәде докладчы.

Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрне 27-нче декабрьдә Химиклар мәдәният йорты янындагы «Сосновая роща» паркында көтеп калалалар, анда 20 метрлы ясалма чыршы урнаштырылган, тимераяклар прокаты һәм боз лабиринты белән шугалак ачылачак.

Казанның төп чыршысы бәйрәм концерты белән 24-нче декабрьдә ачылачак. 35 метр биеклектәге, яктылык-дианмика бизәлеше һәм якты музыка тамашасын үткәрү өчен анимацияләнгән гөмбәзле яңа ел чыршысы «Казан» гаилә үзәге мәйданында урнаштырылачак. «Монда шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән бәйрәм сәүдә рәтләре җәеләчәк. Төп чыршыны ачу концепциясе нигезендә – республикада Цифрлаштыру елына багышланган интерактив чара», – дип билгеләп үтте мәдәният идарәсе җитәкчесе.

Казанлылар һәм башкала кунаклары Яңа елны ике шәһәр мәйданчыгында каршы ала

Мәктәп каникуллары дәвамында Казанның җәмәгать киңлекләрендә һәм ишегалларында гадәти булмаган «Зилант» һәм «Казанда могҗизалар» спектакльләре узачак. Аларны «Оперение» Казан иҗат студиясенең 2 яшь артисты труппасы тәкъдим итәчәк. Интерактив форматта алар шәһәр тарихы турында сөйләячәкләр.

А.Абзалов сүзләренчә, казанлылар һәм башкала кунаклары өчен Яңа ел төнендә дә зур бәйрәм планлаштырылган. Шулай итеп, Россия Президентының котлавын тыңларга, бәйрәм тылсымын якын кешеләр белән бергә шәһәрнең ике мәйданчыгында – «Черек күл» паркындагы шугалакта һәм Касә янындагы үзәк чыршыда да бүлешергә мөмкин булачак.

«Яңа ел шлягерлары һәм популяр көйләрне «Казан» үзәге янында бәйрәм хедлайнерлары – «Хитобой» төркеме һәм «Веселые Волгари» ансамбле башкарачак. Программа 1-нче гыйнвар сәгать 3:00-кә кадәр дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте нотыкчы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.12.2021
Видеорепортаж
20.12.2021 13:59
Казанның мәгариф учреждениеләрендә 155 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
Барлык яңалыклар