В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гомуми белем бирү учреждениеләре – 3,9 мең урынга, ә мәктәпкәчә учреждениеләр 600 урынга исәпләнгән
Фото: Денис Гордийко
«Алдагы 10 ел нәтиҗәләре буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына, ил субъектлары буларак, Казаннан социаль объектлар төзү күрсәткечләре буенча алдарак бара. Без эшләрнең югары темпларын саклап калу өчен бар көчебезне куячакбыз», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Балалар бакчалары төзелеше инде башланган. Һәр мәктәпкәчә учреждение өчен үз дизайн-проекты эшләнәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Шулай ук яңа уку елына өч мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла. 1224 урынга исәпләнгән ике белем бирү учреждениесе Родина урамында һәм М14 микрорайонындагы Андрей Адо урамында төзеләчәк, 1501 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп «Весна» торак комплексындагы Азат Аббасов урамында барлыкка киләчәк.
«Мәгариф учреждениеләрендә ашханәләр, китапханәләр, спорт һәм актлар заллары каралган. Мәктәпләр территориясендә спорт мәйданчыклары һәм ял итү зоналары урнашачак», – дип өстәде Илья Коротихин.
Быел шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе территориясендә остазлык мәктәбе төзелә башлады. Корпус 270 урынга исәпләнгән.