Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2024, 14:20

Илсур Метшин: «Быел Казанда алты яңа мәктәп һәм балалар бакчасы барлыкка киләчәк»

Гомуми белем бирү учреждениеләре – 3,9 мең урынга, ә мәктәпкәчә учреждениеләр 600 урынга исәпләнгән

Фото: Денис Гордийко

2024 елның сентябренә Казанда 3,9 мең урынга өч мәктәп һәм 600 сабыйга өч балалар бакчасы төзү планлаштырыла. 260 һәм 80 урынга исәпләнгән ике мәктәпкәчә учреждение – Бохара һәм Ягодинская урамнарында, тагын бер 260 урынга исәпләнгән учреждение Салават Күперендә, Заречье проспекты янында барлыкка киләчәк.

«Алдагы 10 ел нәтиҗәләре буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына, ил субъектлары буларак, Казаннан социаль объектлар төзү күрсәткечләре буенча алдарак бара. Без эшләрнең югары темпларын саклап калу өчен бар көчебезне куячакбыз», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

Балалар бакчалары төзелеше инде башланган. Һәр мәктәпкәчә учреждение өчен үз дизайн-проекты эшләнәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.

Шулай ук яңа уку елына өч мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла. 1224 урынга исәпләнгән ике белем бирү учреждениесе Родина урамында һәм М14 микрорайонындагы Андрей Адо урамында төзеләчәк, 1501 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп «Весна» торак комплексындагы Азат Аббасов урамында барлыкка киләчәк.

«Мәгариф учреждениеләрендә ашханәләр, китапханәләр, спорт һәм актлар заллары каралган. Мәктәпләр территориясендә спорт мәйданчыклары һәм ял итү зоналары урнашачак», – дип өстәде Илья Коротихин.

Быел шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе территориясендә остазлык мәктәбе төзелә башлады. Корпус 270 урынга исәпләнгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 26.02.2024
Видеорепортаж
26.02.2024 10:22
Казанда быел алты мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак
Барлык яңалыклар