В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объект 75% ка әзер
Подлужная урамындагы Мәгариф хезмәткәрләре йорты урнашачак бинаны реконструкцияләү ахырына якынлаша. Объектның төзелеш әзерлеге 75% тәшкил итә: төп төзелеш эшләре тәмамланган, белгечләр бинаның эчке бизәлеше белән шөгыльләнә. Җәй башында учреждение беренче кунакларны кабул итәчәк. Янәшәдәге скверны төзекләндерү дә финиш сызыгына җиткән. Объекттагы эшләрнең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Марат Мөгыйнов фотосы
Бинаның мәйданы 950 кв.м тәшкил итә. Биредә конференц-зал, актлар залы-трансформер, иҗади лабораторияләр, студияләр һәм коворкинг-зоналар каралган. Объектны заманча мультимедиа җиһазлары: интерактив панельләр, LED-экраннар һәм видеоконференцэлемтә системалары белән җиһазландырачаклар.
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов Илсур Метшинга Мәгариф хезмәткәрләре йорты эше дүрт төп юнәлеш буенча төзеләчәге турында хәбәр итте: Лидерлык үзәге, Яшь педагогларга ярдәм итү үзәге, Педагогика өлкәсендә тикшеренүләр үзәге, Кадрлар үзәге.
Шулай итеп, Лидерлык үзәге белем бирү оешмаларының яшь җитәкчеләре өчен мәйданчык булачак. Яшь педагогларга ярдәм итү үзәгенең төп бурычы – педагогика һөнәрен әлеге юнәлештә белем алучы студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары өчен җәлеп итүчән һәм абруйлы итү. Әлеге максатка ирешү өчен кайбер махсус проектларны гамәлгә ашырудан тыш, Мәгариф хезмәткәрләре йорты базасында Яшь укытучылар ассоциациясенең «штаб-фатиры» оештырылачак, ул бүген ике меңнән артык әгъзаны берләштерә.
Педагогика өлкәсендә тикшеренүләр үзәгенең төп бурычы – заманча белем бирү технологияләрен кертү. Кадрлар үзәге Казанның педагогик кадрларын җәлеп итү, аларга ярдәм итү һәм үстерүнең заманча системасын формалаштыру белән шөгыльләнәчәк.
«Казан мәгарифе Россиядә югары бәяләнә, һәм укучыларыбызның төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүләре моны раслый гына. Казан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 17 меңнән артык педагог эшли, һәм без аларга лаеклы шартлар тудырырга телибез. Йорт укытучыларның штаб-фатиры, укыту, тәҗрибә уртаклашу һәм дискуссияләр урыны, шулай ук педагогларның ял итү һәм шәхси аралашу мәйданчыгы булачак. Россиядә мондый үзәкләр күп түгел, ил күләмендә мәгариф хезмәткәрләре өчен уникаль мәйданчык булдырабыз дип горурланып әйтә алабыз», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Хәзер объектта эчке эшләр башкарыла, вентиляция, кондиционер һәм куркынычсызлык системалары монтажлана. Эшләрне май аенда тәмамларга планлаштыралар.
Мәгариф хезмәткәрләре йорты янында сквер барлыкка киләчәк, ул җәяүлеләр маршруты белән Подлужная урамын һәм Кремль яр буен тоташтырачак. Аны төзекләндерү финиш сызыгында. Территориясе берничә тематик зонага бүленгән. Вакыйгалар мәйданчыгында массакүләм чаралар өчен амфитеатр барлыкка киләчәк. Ачык һавада күргәзмәләр уздыру өчен аерым мәйданчык булачак. Уңайлылык максатыннан скверда кәнәфиләр, өстәлләр һәм аланда ял итү өчен шезлонглар урнаштырачаклар. Кичке яктыртуга аерым игътибар бирелгән: 70 урам фонаре һәм 300 метр декоратив гирлянда куелган.
Скверның ландшафт дизайны яр буе зонасының табигый күренешен тулыландыра. Биредә юкә, каен, сәрви, тал, миләш, шомырт һәм алмагачлар утыртылган инде, шулай ук күпьеллык үсемлекләр – дерен, спирея, шалфей һәм башка культуралар утыртылган, алар шәһәр халкын сезон дәвамында сөендерәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 17 меңнән артык педагог эшли. Узган ел мәгариф өлкәсенә тагын 1,2 мең кеше килгән. Яшь педагоглар өлеше 30% тәшкил итә, бу гомумроссия күрсәткеченнән (24%) артып китә.
Хәзер мәгариф хезмәткәрләре Бауман урамы, 62/9 йортның икенче катында җыела. Соңгы өч елда мәйданчыкның популярлыгы шактый үсте: педагоглар арасында чаралар саны елына 30 дан 147 гә кадәр артты, ә аудитория 6,3 мең кешегә җитте. Педагогларның мөмкинлекләрен киңәйтү өчен, Казан мэры карары белән Подлужная урамында иркенрәк бина бүлеп бирелде, Мәгариф хезмәткәрләре йорты нәкъ менә шунда төзелә дә инде.
Визитта шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов һәм «Казан шәһәренең социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Илья Коротихин, капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, шулай ук подрядчы оешма вәкилләре катнашты.