Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2026, 10:02

24 мартта Казанда «Созвездие – Йолдызлык» бәйгесенең гала-концерты уза

Фестивальнең шәһәр этабында 3,5 меңнән артык яшь буын вәкиле катнашкан

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанда «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең шәһәр этабы тәмамлана. Татарстан башкаласын республика дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк җиңүчеләрнең исемнәре иртәгә, 24 мартта билгеле булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.

«Яшьләр фестивальләре – алар концертлар һәм бәйгеләр генә түгел, алар тагы да әһәмиятлерәк. Бу балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәм студентлар безнең ярдәмне сизә һәм аларның таланты, энергиясе, тәкъдимнәре, чыннан да, шәһәр өчен гаять мөһим булуын аңлый торган киңлек. Нәкъ менә шундый проектлар аша яшьләр сәясәте җанлана, аңлаешлы һәм яшьләргә якын була бара. Шәһәр фестивальләрендә меңнәрчә яшь буын вәкиле катнаша икән – бу Казанда үсәргә, иҗат итәргә һәм җиңәргә мөмкинлек бирә торган мохит булдырылган дигән сүз, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – «Созвездие – Йолдызлык» һәм «Большая перемена – Зур тәнәфес» фестивальләрендә 1 миллионнан артык бала катнашкан. Бу сан, чыннан да, гаҗәпләнерлек! Әлеге күренеш яшьләребезнең үз-үзләрен күрсәтү, ачу мөмкинлекләре булуы һәм Казаныбызның яшьләр өчен кызыклы шәһәр икәнлеге хакында сөйли».

«Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу туры 2 марттан 4 мартка кадәр В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында һәм «Вертолет» яшьләр үзәгендә узган. Конкурста 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 3,5 меңнән артык артист катнашкан. Балалар дүрт юнәлеш: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография» һәм «Конферанс» номинацияләре буенча көч сынашкан. 24 март көнне В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узачак гала-концерт фестивальнең кульминациясе булачак. Тантаналы кичәдә Казанны республика этабында тәкъдим итәчәк иң яхшы иҗат төркемнәренең һәм башкаручыларның исемнәре аталачак, шулай ук 2026 елгы фестивальнең Гран-при иясе мәгълүм булачак.

Шул ук вакытта шәһәрдә «Большая перемена – Зур тәнәфес» фестиваленең сайлап алу этаплары тәмамланган. Бу елгы проект үзенең рекорды белән таң калдыра: фестивальдә шәһәрнең 24 мәгариф учреждениесеннән 6 мең укучы үз сәләтләрен күрсәткән. Барлык иҗат номерларын «Без – Казан балалары, без – бөек ил балалары» дигән уртак тема берләштергән, шул ук вакытта һәр уку йорты программага үз үзенчәлеген дә өстәгән. 9 апрель көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә фестивальгә йомгак ясалачак.

Ике җиңүче мәктәпкә төп бүләк – 1 әр миллион сум күләмендә акча биреләчәк. Дмитрий Хвостиков сүзләренчә, әлеге фестивальләрне уздыру барышында аларда 1 миллионнан артык бала катнашкан. Аларның күбесе соңрак профессиональ татар эстрадасы йолдызларына әйләнә яки бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә Казанны уңышлы тәкъдим итә, диде комитет рәисе.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.03.2026
Видеорепортаж
23.03.2026 11:13
Бу язда Казанда узачак студентлар фестивальләрендә 13 меңнән артык сәләтле яшьләр катнаша
Барлык яңалыклар