В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәхнәдә Казан һәм Мәскәүнең әйдәп баручы джазменнары чыгыш ясаячак, шулай ук яңа китапны тәкъдим итү булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март). 12 нче мартта «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Казанның бэнд-лидеры, музыкант, педагог, Татарстан филармония джаз-оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анатолий Василевский (1940-2022) истәлегенә багышланган джаз музыкасы концерты узачак.
Сәхнәдә Анатолий Василевскийның дуслары һәм хезмәттәшләре, Казан һәм Мәскәүнең әйдәп баручы джаз музыкантлары, студентлар, «Фантазия» джаз-оркестры, җыелма балалар симфо-джаз-оркестры, «Импровиз-рояль» фортепиано ансамбле, Владимир Чигарев һәм JIVE төркеме, Ольга Скепнер һәм Ruden Jazz Band, Лилия Чугунова һәм Just Friends триосы, Эдуард Туманский һәм «Доктор Jazz», ТР Филармония джаз оркестры квартеты чыгыш ясаячак. Кичәнең махсус кунагы Евгений Борц триосы булачак.
«Музыкаль бүләк» концертында Анатолий Василевский турында тулыландырылган яңа китап тәкъдим ителәчәк. Аның турында музыкантның дуслары Игорь Зисер һәм Лев Шер сөйләячәк.
Концертны Казан консерваториясе профессоры пианист Александр Маклыгин алып барачак.
Керү ирекле, концерт 17:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.