Сораштыруда ТР дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» кушымтасында катнашырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). 30 нчы майга кадәр казанлылар 2023 елда төзекләндерергә тиеш булган ишегаллары һәм җәмәгать киңлекләре өчен үз тавышларын калдыра ала.
Парклар, скверлар һәм яр буйлары исемлегендә – ТР башкаласының 27 объекты. Шәһәр халкына сайлау өчен Балыкчы бакчасы (икенче чират), Зөбәрҗәт карьеры, Җиңү паркындагы сулык, зур Чуйково күле янындагы сквер, Дәрвишләр урманы, Лукин урамы буенча променад, Яңа өйләнешүчеләр паркы, Юнысов мәйданы һәм башка парклар, скверлар, яр буйлары, яшел зоналар, урман посадкалары тәкъдим ителде. Моннан тыш, үз вариантыңны да тәкъдим итәргә була.
Иң күп тавыш җыйган объектлар киләсе елда төзекләндерү өчен өстенлекле исемлеккә кертеләчәк. 15 нче апрельдә старт алган сораштыруда 52 меңнән артык казанлы катнашты. Ул «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына керә торган «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Моннан тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндереләчәк 200 ишегалдын сайлый ала. Ишегалларын төзекләндерү эшләрен 2023 елның көзенә төгәлләргә планлаштыралар.
Лидер-ишегалларын сайлаганда күп фатирлы йортларда яшәүче кешеләрнең саны исәпкә алыначак. ТР шәһәрләрен үстерү институтында аңлатуларынча, төп җиңүчеләр саны тавыш бирүчеләрнең яшәүчеләргә карата процент нисбәтеннән чыгып формалашачак: шул рәвешле, халык санына карамастан, теләсә кайсы ишегалды җиңәргә мөмкин. Калган ишегалларын исемлеккә БТИ инвентаризациясе нәтиҗәләре, комплекслылык һәм башка төзекләндерү программалары белән (ТР җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы һәм йортларны һәм подъездларны капиталь ремонтлау программалары) берләштерү принцибы буенча өстәячәкләр.
Тавыш бирүдә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» кушымтасында катнашырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, федераль проектны биш ел тормышка ашыру дәверендә Казанда гомуми суммасы 5 млрд сумнан артык булган 24 җәмәгать киңлеге булдырылган һәм төзекләндерелгән. «Безнең ишегалды» программасы буенча 2021 елда Татарстан башкаласында 430 йортның 227 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Яхшырту 100 меңгә якын кешегә кагылган. Быел шәһәрдә 466 йорт территориясе төзекләндереләчәк.