В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Китапны Советлар Союзы Герое улы Александр Девятаев тәкъдим итәчәк
Республиканың Милли китапханәсендә 19 май көнне легендар очучы Михаил Девятаевның тормышы турындагы «Девятаев көндәлеге» китабын бушлай тәкъдир итү булачак. Үз эшен Советлар Союзы Герое улы Александр Девятаев тәкъдим итәчәк.
Китап очучы-истребитель улының Михаил Девятаев гаиләсе тормышының өч чоры: «батырлык чорына кадәр», «батырлык чоры» һәм «батырлык чорыннан соң» булган истәлекләренә нигезләнә. Александр Девятаев китапта әтисе тормышыннан әле беркайда да бастырылмаган эпизодларны тасвирлаган. «Девятаев көндәлеге» бу елның апрелендә Михаил Девятаев истәлеге фонды тарафыннан бастырылган.
Моннан тыш, килүчеләр әле легендар очучы исән чакта ук, 2002 елда төшерелгән «Тайны забытых побед. Догнать и уничтожить!» уникаль документаль фильмын күрәчәк. Фильмның сценариен танылган Россия журналисты Ярослав Голованов язган, текстны легендар совет һәм Россия актеры Василий Лановой тавышлыландырган. Александр Девятаев фильмны төшерү тарихын сөйләячәк, шулай ук әтисе, аның исән чактагы омтылышлары һәм теләкләре турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Чара ахырында барлык катнашучылар Советлар Союзы Герое улына сораулар бирә алачак.
Чарага бушлай керергә була, моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Башлану вакыты – 12:00.