Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2024, 12:08

Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә 15 тонна көнкүреш химиясе тапшырдылар

Ярдәм «Нәфис» хәйрия фонды тарафыннан күрсәтелгән

«Нәфис» хәйрия фонды Казаннан Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәренә гуманитар ярдәм фурасын җибәрде. Машинага 21,7 мең берәмлек каты һәм сыек сабын, гель, кер юу порошогы, савыт-саба юу өчен сыеклыклар, гомуми авырлыгы 15 тонна булган коры чистарткычлар төягәннәр, дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, фонд «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты һәм Луганск Халык Республикасыннан ике баланың хыялларын тормышка ашырды: балаларга 3D-принтер һәм уен приставкасы китерәчәкләр.

«Луганск Халык Республикасына чираттагы җибәрү яңа елга багышланган. Бу бәйрәмдә кешеләрнең кайгырту һәм ярдәм тоюлары һәм иң авыр вакытта үзләре генә калмаячагына ышанулары мөһим. Татарстан шефлыгындагы шәһәрләргә безнең фонд даими рәвештә көнкүреш химиясен җибәрә, һәм без бу халыкка сизелерлек ярдәм булыр дип өметләнәбез», – диде «Нәфис» ХФ оештыручысы һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, ул «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге белән берлектә акциянең инициаторы булды.

«Нәфис» фондының хәйрия акцияләренә аның вәкилләре белән bfnefis@yandex.ru электрон почтасы аша элемтәгә кереп ярдәм итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Донбасска даими рәвештә Ирек Богуславский инициативасы буенча гуманитар ярдәм җибәрелә. 2014 елдан комплекслы программа гамәлдә, аның кысаларында яңа төбәкләргә, зыян күргән чик буе өлкәләренә, шулай ук эвакуацияләнгән кешеләргә беренчел кирәк-ярак товарлары белән 39 фура җибәрелгән. Шуларның 35е МХО башланган вакыттан җибәрелгән. Гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы якынча 715 тонна тәшкил иткән. Җибәрүләрнең төп өлеше «Нәфис Косметикс» компаниясе җитештергән көнкүреш химиясенә туры килә.

Барлык яңалыклар