Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.06.2019, 09:57

Казанда Россия көнен беренче тапкыр 12 мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр

Шәһәрлеләрне 50 метрлы флагшток ачылу тантанасы, парк һәм скверларда күңел ачу программалары, иҗади мастер-класслар, патриотик акцияләр һ.б. көтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь, Ксения Швецова). 12-нче июньдә Россия көнен Казанда беренче тапкыр 12 төрле мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр. Шәһәр халкын һәм кунакларны 50 метрлы флагшток ачылу тантанасы, парк һәм скверларда күңел ачу программалары, иҗади мастер-класслар, патриотик акцияләр, шулай ук Кремль яр буенда танылган йолдызлар чыгышлары белән зур концерт көтә, чара бәйрәм салюты белән тәмамланачак. 12-нче июньгә планлаштырылган бәйрәм программасы турында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Җиңү паркында 50 метрлы флагшток ачылу һәм Россия Федерациясенең Дәүләт флагын күтәрү тантанасыннан башланачак. Флагшток урнаштыру РФ Иҗтимагый палатасы инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Держава 21 гасыр» милли мәдәни-патриотик программасы кысаларында үткәрелә, дип аңлатты Мәдәният идарәсе башлыгы. «Мондый 50 метр флагшток Волгоград һәм Омскида барлыкка килде инде, ә 2020 елга аларны илнең барлык субъектларында да урнаштыру планлаштырыла», - дип өстәде А.Абзалов.

Көн дәвамында казанлылар һәм башкала кунаклары Россия көнен шәһәр паркларында һәм скверларында бәйрәм итүдә катнаша алачаклар. Шулай итеп, Урицкий паркында «Россия – минем Туган илем» дигән бәйрәм программасы булачак - килүчеләрне иҗади мастер-класслар һәм концерт көтә. Ә Дәрвишләр бистәсе скверында «Яшә, минем Россия» программасы узачак.

11.00 сәгатьтә бәйрәм чаралары «Крылья Советов» һәм «Калейдоскоп» паркларында башланачак, анда шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, ә балаларны интерактив уен программасы көтә. Горький паркында бу көнне халыклар дуслыгы парады, бәйрәм концерты һәм халык уеннары һәм Татарстан халыклары ассамблеясеннән уеннар узачак.

Төш вакытында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда «Созвездие-Йолдызлык» республика сәләтле балалар һәм яшьләр фестивале финалистларының бәйрәм концерты узачак.

16.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманы территориясендә һәм Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» бульварында яшьләр концерт программалары башланачак.

Биредә 18.00 сәгатьтә республиканың иң яхшы иҗат коллективлары, сәнгать осталары һәм яшьләр төркемнәре, шулай ук Россия эстрадасы йолдызлары – «Братья Гримм» төркеме һәм «Песни на ТНТ» җыр проекты җиңүчесе Slava Slame чыгыш ясаячак.

Россия көне 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак, аны Казансу елгасы акваториясеннән күзәтергә мөмкин булачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.06.2019
Видеорепортаж
10.06.2019 09:47
Казанда Россия көнен 12 мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр
Барлык яңалыклар