В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электричкалар үзгәртелгән расписание буенча йөриячәк
Казанда Казан – Ульяновск һәм Казан – Борындык шәһәр яны поездлары маршрутында «Суыксу» тукталышын өстәделәр. Поездлар үзгәргән расписание буенча барачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Суыксу бистәсендә тукталышны шәһәр яны поездлары өчен 6751/6753 Казан – Ульяновск һәм 6749 Казан – Борындык поездлары кертте. Буа станциясеннән Цильна станциясенә кадәр булган юл кишәрлегендә поезд үзгәргән расписание буенча барачак.
Ә 2 августтан тукталышны 6752/6754 Ульяновск – Казан һәм 6750 Борындык – Казан поездлары расписаниесенә өстәячәкләр. Поезд Борындык станциясеннән Килдураз станциясенә кадәрге кишәрлектә үзгәргән расписание буенча күзәтеләчәк.
Өстәмә тукталыш кертелү сәбәпле, расписаниедәге үзгәрешләр бүгенге көннән алып 6755 нче Казан – Борындык шәһәр яны поездларына кагылачак. Поезд үзгәрешсез Буа станциясенә кадәр барачак, аннары Буа 09:52 – 09:53, Суыксу 10:06 – 10:07, Бүргән 10:08 – 10:09. Борындыкка килү 10:23 сәгатьтә.
Шулай ук үзгәрешләр 6756 Борындык – Казан поездына да кагылачак. Борындык станциясеннән китү 16:37 булачак. Алга таба Бүргән 16:49 – 16:50, Суыксу 16:52 – 16.53, Буа – 17:04, Лощи 17:18 – 17:19, Черки-Килдураз 17:26 – 17:27, Килдураз17:35 – 17:36. Алга таба поезд гамәлдәге расписание буенча бара. Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча алырга мөмкин.